Кадыйр Сибгат схифәсе

НӘСЕЛ ДӘВАМ ИТӘ

«Ыруы, нәселе моңнарын йөрәктә саклаган кайсыгыз?» Кадыйр СИБГАТУЛЛИН Туу турындагы таныклыгында язылганча, Миңкадыйр Һидият улы Сибгатуллин (әдәби тәхәллүсе Кадыйр Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Советлар Союзы Татарстан автономияле Республикасының Корноухово (хәзерге Балык Бистәсе) районы Балыклы Чүкәй авылында туган исәпләнә. Ул Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә 1994 елның 4 июнендә вафат булып, 7 июнь көнендә Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылына алып кайтып җирләнде.
Нәсел-нәсәбе җепләре туган ягы – хәзерге Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районыннан үрелә башлый.
Һидиятулла Сибгат улы Сибгатуллин (1907 – 1942 елда сугышта хәбәрсез югалган) – Миңкадыйрның әтисе. Чыгышы белән Балыклы Чүкәй авылыннан. Авылда эш булмагач, кем шахтага, кем кайда киткәләгәндә Һидиятулла да чыгып китеп Казан, Ленинград шәһәрләрендә эшләп йөри. Рус хатынына өйләнгәнен яратмыйча, әтисе Сибгатулла абзый улын кире авылга кайтарта. Белеме дүрт кенә класс булса да аны колхоз рәисе итеп куялар.
Бик ыспай, пөхтә кеше булган Кадыйрның әтисе. Аны Һидиятулла, Һидият яйсә Идият дип белмиләр авылда. Балык Бистәсе төбәгенә хас бер гадәт бар: бала тугач, бер исем яздыралар да, икенче исем белән йөртәләр, таныклыктагы исем гел онытылырга да мөмкин. Миңе барын күргәч, Һидиятуллага да Миңлемулла исемен кушкан булганнар. Тора-бара аны авыл Мулла абый дип кенә йөртә башлый, шулай хәтерли дә. Менә шул Мулла абый 1941 елның 2 маенда Кече Укмас авылында яшәп ятучы Миңзифаны Балыклы Чүкәйгә хатын итеп алып кайта да инде. Белгәнебезчә, 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлана. «Сугышның беренче көннәреннән үк Һидиятулла үзенең дусты Миңлехан (1905) белән бергә сугышка китәләр, авылга әйләнеп кайтмыйлар» (укытучы Әлфинур Билалова сөйләгәннәрдән).
«Әти белән бергә авылдан чыгып киткән Гыйләҗ Сәхибе кайтты, инде ул да күптән вафат,– дип сөйли Миңкадыйрның бертуган үги апасы Наҗия Кутлаева (әти бер, әни – башка) үзенең хәтерендә калганнарын, – Балык Бистәсендә янгын чыгып сугышка киткәннәрнең исемлеге юкка чыккан. Район хәрби комиссариаты «Хәтер китабы» әзерләгәндә әтине авылдагылар Миңлемулла исеме белән дә Мулла дип тә эзләтәләр. Шул сәбәпле баштагы томнарда ул юк. Аннан соң минем ирем Әнвәр, документлар артыннан үзе йөреп, китапның иң соңгы томына Балыклы Чүкәйдән киткәннәр исемлегенә керттерде. Анда да туган елын ике төрле итеп, исемен дә ике төрле итеп язганнар:
- 505 биттә: Сибгатуллин Хидиятулла Сибгатович, 1907, Р.Слободский РВК, Кор. с.
- 506 биттә: Сибгатуллин Һидиятулла Сибгатович, 1903, с. Балыклы Чукаево, моб. Рыбнослободским РВК. /Сибгатуллин Һидиятулла Сибгать улы, 1903, Балыклы Чүкәй ав., Балык Бистәсе РХК моб.
Бу ике санда да безнең әти турында инде. Безгә кәгазь җибәрделәр кайсы китапка кертелгәнен әйтеп. Өйгә килде 25 нче томның дәвамы.
Әти – ул 1907 елгы, 1903 түгел. Әле аңа кадәр туган 1904 елгы аның апасы Зөһрә бар иде».
Бу уңайдан, Минкадырның бабасы Сибгатулла турында кыскача мәгълүмат:
Сибгатулла бабай (1859 – 1942) Балыклы Чүкәй авылында яшәгән. Сибгатулла гаиләсе бик затлы, бай гаилә була. Урманда умарта тоткан. Оныклары «41 баш умартасы булган»лыгын искәртәләр. Өч баласын калдырып беренче хатыны үлгәч, ул үзеннән 25 яшькә кече «бөтерчектәй» бәләкәй гәүдәле, эшчән Бәдернисаны (1884 - 1947) алып кайта. (Рәсемдә: Бәдерниса әби уңнан икенче, 1930 еллар). Өч ятимнең берсе үлә, икесе үсәләр. Тагын туа балалар: Зөһрәбикә (1904), Һидиятулла (1907), Әхмәтгали (1910), Хәдичәбикә (1913), Зәйнәпбикә (1921). 8 бала арасында Һидиятулла 5 нче бала. Хәтергә төшерик: Миңкадыйр да әтисе кебек үк әтисенең бишенче баласы булып туган бит. Әтисенең дә язмышы бабасыныкына ошаган. Чөнки, Һидиятулланың да хатыны Маһруйбикә (моңа кадәр чыккан басмаларда ялгышлык белән Оркыя дип язылган. Оркыя – Һидиятулланың энесе Әхмәтгали хатыны - иск. Ф.Х.) кинәт кенә авырый башлый да, дүрт баласын ятим калдырып, тиз ара үлеп тә китә, һәм ул балаларына икенче әни итеп Миңзифаны алып кайта.
Миңзифа Шәмсевәли кызы Шәмсевәлиева (1903 – 1965) – Миңкадыйрның әнисе, Балыклы Чүкәй авылында дүрт бәләкәй баласы белән тол калган Һидиятулла Сибгатуллинга кияүгә чыгып, бик аз гына яшәп калалар. Сөйләүләре буенча, Һидиятулланың фронтка киткән юлда язган ике генә хаты килә, бүтән хәбәре булмый.
Шуннан соң 1941 елның көзендә Миңзифа Кече Укмаска кайтып китә.
Балыклы Чүкәй авылында Һидиятулланың ятим калган кызлары: Наилә, Наҗия, Сания аталарының кыз туганы Зәйнәп (Зәйнәпбикә) тәрбиясендә калалар. Бу очракта әйтеп китүне кирәк саныйм: кем белән генә аралашма, кем истәлекләрен генә укыма, шагыйрь турындагы хатирәләр сукмагы Кече Укмас авылындагы әнисе Миңзифа торган әбиләре Мәгъфүзә һәм бабалары Шәмсевәли йорты тирәсенә илтә. Шул нигездә тамган булачак шагыйрь Миңкадыйрның кендек каны, дигән нәтиҗә ясала. Бүгенге көндә бу нигездә хәтер сакчылары – Вахит абыйсының малае Рафаил Вәлиев гаиләсе яши. Беренче мәртәбә шигырьләрен бастырган яшь шагыйрьләр җыентыгы «Беренче карлыгачлар» китабындагы биографиясен Кадыйр үзе дә шушындый сүзләр белән башлый: «1942 елда Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында туганмын». Мин Кадыйрдан:
– Ә ни өчен соң таныклыгыңда Балыклы Чүкәй? – дип сораганым хәтердә.
– Әти авылы ул. Аннары соң, әнигә шулай кирәк булгачыннандыр ул. Син кара, кайсы елда язылганын аның.
Карадым. Инде бергәләп карыйк: «Туу турында таныклык НБ № 268927, 1962 елның 25 июльдәге күчермәсе, теркәү вакыты 15 февраль 1942 ел, 4-нче сан, бирү вакыты 29 июнь 1949 ел.» Тагын да килеп, икенче кәгазьдә әнисенә бирелгән иренең югалу хәбәрен алу числосына күз төшерик: «19 августа 1949 год». Миңкадыйрның үги апаларының Наилә, Сания, Наҗиянең кече энеләре (әти бер, әни – башка) Миңкадыйр турында хатирәләре бик аз, чөнки алар ул чакта үзләре дә бәләкәй булганнар бит.
Алай да Наҗия апасы хәтерли, минем сорауларыма да җаваплары төгәл:
– Чүкәйдә туган малай түгел ул. Миңзифа әни безгә килгәндә без дүртебез дә кечкенәләр: олыбызга 7 яшьтән артык булса, кечебез 7 ай ярымлык кына булган (1940 елда туган Люциябез бала чакта ук үлде). Бүгенгедәй хәтеремдә: безне матур күлмәкләребезне киендереп зират ягындагы юл кырыена чыгарып тезеп куйдылар, «әниегезне каршылыйбыз, әтиегез әни алып кайта», дип. И, көтәбез юлга карап... Зират ягыннан әти җигеп йөри торган зур кара айгырның башы гына чалынып калды: безнең якка борылмыйча, бөтенләй икенче – арткы урам ягындагы бакча артыннан кайтып төштеләр. Капкадан кергәннәрен генә күреп кала алдык. Зират ягыннан булгач, мин үз әниебез кайта дип көттем бит инде. Тарантас башына зур фикус гөле куелган, ә әти янында ал күлмәк кигән чит апа утыра, ул безнең әнигә ошамаган, шунда ук мин аны яратмадым.
– Сез аңа ничек дәшә идегез соң?
– Әни дип йөрттек без аны. Наилә апабыз ул киткәч тә аларга төшкәләп йөрде әле. Авыл аралары ерак түгел. Беренче улы Вахит исемле, авылларында әбисе белән калган иде. Фәкыйрь иделәр. Безнең Бәдерниса әби аларга да ризыктан өлеш чыгара иде. Миңзифа әни гел шунда кайтып-китеп йөрде. Аннан соң бөтенләй китте.
– Кайчанрак киткәнен хәтерлисезме әзрәк кенә булса да?
– Яхшы хәтерлим: бәрәңге алган вакыт иде ул киткәндә. Бик аз торды ул безнең белән, ярты еллаптыр. Кече Укмаста туган бала ул, карында чакта китте ул авылга Миңкадыйр.
– Сез яшәгән өй төзекме, кем анда хәзер, кайткалыйсызмы?
– Балыклы Чүкәйдәге Сибгатулла бабайдан калган нигездә яшәүче юк, өй ябык тора. Биш стеналы ул өй Зәйнәпбикә апаның кызы Илсөяр Габделхәй кызында калды. Ә ул үзе гаиләсе белән Казанда яши. Наилә апа кайткан елны авылда Миңкадыйр белән дә күрешкән идек, аннан соң кайтканыбыз юк инде. Әтине дә бик белмибез шул. Сугышка китеп югалды. Әби әтидән калган киемнәр кесәсеннән аның председатель булып эшләгән кәгазьләрен алып күрсәтә, хатларын укый иде. Бер хатында язылганы гел онытылмый:
«Без тора торган вагонның түбәсе яшел такта.
Яшем белән битем юам сагнып елаган чакта».
Наилә апамның әйткәне бар, тагын бер җыруы бар иде икенче бер хатында, дип, Миңзифа әнигә юллаганы булгандыр:
«Бакча ишеген ачып куй, кояш төшеп уйнасын.
Куйныңда ятлар булса да күңлең мине уйласын».
Югалдылар инде хатлар, әби үлгәч. Наилә апам элегрәк үзе дә әзрәк шигырьләр язгалады, ул язган скетчлар авыл сәхнәләрендә уйнала иде.
Бабайны күбрәк беләм. Сибгатулла бабайны. Ул 1942 нче елда, 83 яшендә үлде. Урмандагы умарталыгына мине ияртеп барганы истә. «Сибгатулла чүнниге» дип йөртәләр ул урынны хәзер дә, – дип, горурлыгын да, күз яшьләрен дә яшерми Наҗия апа, – Миңкадыйрлар белән аралашып, якын итеп йөрергә мөмкинчелек тә булмагандыр инде, – дип көрсенеп тә ала.
Кадыйрның үзе сөйләвен мин дә хәтерлим. Әтисенең инде 1942 нче елның гыйнвар аенда ук сугышта хәбәрсез югалуы турындагы кәгазе барлыгын әнисе Миңзифа күп вакытлар белмичә яши, үзенә дә, яңа туган балага да хөкүмәттән тиешле ярдәмне күрми. Авыл кешеләре аны Балык Бистәсе районының берләштерелгән Хәрби комиссариаты аша юллап алырга киңәш итәләр.
Юллап алынганы – шакмаклы дәфтәрдән ертып алынган чирек кәгазь битендәге бердәнбер хәбәр (ничек язылган, шулай китерәм):

«Избищиние (копия) Рыбно Слободский обединенный районный Военный Комиссариат. 19 августа 1949 год. № 3722 Ваш муж солдат Сибгатуллин Идятулла Уроженец д. Б.Чукаева Корноуховский район ТАССР находся на фронте пропал безвисти в январе 1942 года Настоящи извещение является докоментом о возбуждении ходатайства о пенсии.
Вр. ид. Рыбно слободского Райвоенкомата
Старший лейтенант (подпись) Спирин
Копия верна: секретар Янчиковского с/с (подпись) Правильности заверяет
Пред. Янчиковского с/с (подпись, печать)».

Бу кәгазь хакында тагын Наҗия апа белән сөйләшәбез. Тагын яңара Наҗия апаның хәтере: «Зәйнәпбикә апа, әтинең сеңлесе, ясап бирде пособие өчен документларны, кирәгенчә әзерләп. Әйбәт кенә акча ала башладылар алар да, 200 сум чамасы иде бугай, ул вакыттагы чама белән күп сыман иде ул. Әби янына киләләр иде алар, Вахит белән Миңкадыйрны әниләре җитәкләп алып килә. Әби аларны сыйлый, ашата, киткәндә күчтәнәчләр, әтидән калган киемнәрен төйнәп җибәрә. Ул киемнәрне башта Вахит кия, аннан – Миңкадыйр».
Бик авырлык белән, ятимлектә үстерә Миңзифа үз улларын. Соңыннан да, тора-торып, кайта-кайта яза Кадыйр бу турыда. Менә инде бик күп еллардан соң, 1987 нче елда, язылган «Балык балалары» шигыреннән бер өзекне генә алыйк:

Күз алдында: кайтып, җылы эзләп 
сыенуы салкын мичләргә.
Сызлаганда арык аяклары 
елаулары шомлы кичләрдә.
Исән чакта йокы күрмәгәндер, 
күпме төне үтте калтырап!
Аягымы,  йөрәгеме – белмим, 
сызлагандыр кайсы катырак.
Наҗия апа Миңкадыйрның күбрәк авылда укытучы булып эшләүче әтисенең туганы Зәйнәпбикә белән аралашуы хакында сөйли. Мәктәп елларында шагыйрь Мансур Шиһапов белән дус булганнарын да хәтерли, ул безгә Бәдерниса әби ягыннан ике туган эне булырга тиеш, дигән фаразда ул.
Наҗия Һидиятулла кызы Кутлаева (1936 ел, 24 дек.) – Миңкадыйрның бертуган апасы (әниләре башка), сугыш кораллары әзерләүче Казан Точмаш заводыннан пенсиягә чыга. Казанда яши. Ире Әнвәр Рәүф улы Кутлаев (1929 - 2005) белән бер кыз үстерәләр. Иренең әтисе Котлыәхмәт исемле булса да, фамилияләре бара-тора «Кутлаев»ка әйләнеп киткән. Кызлары Гөлшат Баязитова (1962) балалар йортында тәрбияче булып, аннан мөдир булып эшли, кияве Равил белән Казанда яшиләр. Оныклары: Ильмира Равил кызы Баязитова (1988) быел Казан консерваториясе каршындагы музыка училищесының 3 нче курсын тәмамлый; Дамир Равил улы Баязитов (1990) Сыртланова исемендәге 52 нче мәктәптә 10 нчы класста укый.
Наилә Һидият кызы Короткова (1935, 17 гыйнвар) – Миңкадыйрның бертуган апасы (әниләре башка), Иркутск өлкәсенең Ангарск шәһәрендә яши, ире Михаил вафат. Чистай педучилищесын бетергәннән соң балалар бакчасы мөдире булып эшләде, малае Эдикка 2006 елда 40 яшь тулды.
Сания Һидият кызы Будакова (1939) – Миңкадыйрның бертуган апасы (әниләре башка), Иркутск өлкәсенең Ангарск шәһәрендә яши, шәфкать туташы булып эшли, малае Алик (40 яшьләр тирәсендә) әнисе белән, кызы Ира Морозова (1959) үз гаиләсе белән яши.
Нәсел җепләрен барлаганда шунысы билгеле булды: Кадыйрга әтисе ягыннан туганнары белән бик үк аралашып үсәргә туры килмәгән, әнисе Миңзифа һәм аның ягыннан булган туганнары арасында үсә ул.
Әнисе ягыннан туганлык Балык Бистәсендә яшәүче Әнисә ханым Фазлеева сөйләве буенча болайрак:
«Кече Укмас авылы кызы Миңзифа беренче мәртәбә Вәли исемле кешегә кияүгә чыга. Вәли Минһаҗетдин улы Минһаҗетдинов Иске Арыш авылында туган, аны Кече Укмас авылының бер хәллерәк гаиләсенә асрамага биргән булалар, ул шуларда батрак булып эшләп йөри. Өйләндерәләр. Революциядән соң, партия эшләренә бирелеп китеп, аны райкомга инструктор итеп алалар, обкомга кадәр барып җитә. Авылда хатыны Миңзифаны, улы Вахитны калдырып, Казанда икенче гаилә корып яшәп кала. Казанда дүрт бүлмәле фатиры да бар иде», – дип тәмамлый сүзен Әнисә ханым.
Вахит Вәли улы Вәлиев (1929 – 1979) – әйткәнебезчә, Кадыйрга үги абый була (әни бер, әти – башка). Кече Укмас авылында әнисе Миңзифа йортында яши. Авыл китапханәсенең уку почмагында эшли (избач), укып йөргән чакларда аны Кадыйр да алыштыра. Тәтеш агроном техникумын бетереп, бригадир булып та йөри, аннан күп еллар колхозның коммунистлар партоешмасын җитәкли. Хатыны Хәдичәбикә (1930 – 1984) авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфта укыта. «Авылны ташламады әти, Миңкадыйр абыйны укытырга кирәк булды, әби ашказаны яман чире белән авырып китте»,– дип сөйли Әнисә ханым.
Әнисә Вахит кызы Фазлеева (1954) – Кадыйрның абыйсы Вахитның хатыны Хәдичәбикәнең беренче ире Мәгъсүмнән туган кызы, соңыннан аны үги әти үз исеменә яздыра. «Абыйны миннән дә күбрәк белгән кеше юк», – дип әйткәнен хәтерләп калган идем Кадыйрның җеназасында. Ул чынлап та шулай икән.
Балык Бистәсендә Кадыйрның 65 еллыгын искә алу кичәсеннән соң мине үзләренә алып кайтып кунак иткән аз гына арада, әллә ни кадәр истәлекләре белән уртаклаша алды ул. Абыйсы турында матбугатта чыккан һәр мәкалә-истәлекләрне җыеп бара, иҗатын пропагандалый, гаиләсенә дә ирештерә. «Сиңа кирәгрәк болар, ал Фәния апа»,– дип, бик күп газеталар биреп җибәрде ул миңа. Тормыш иптәше Рафаэль Васил улы Фазлеев белән ике ул үстергәннәр:
Фидаил (1975 елгы), Динар (1983), икесе дә физкультура-спорт белән шөгыльләнү, тренерлык һөнәрен сайлаганнар. Авырып киткәнче үзе гимназиядә балалар укыткан.
Вахит белән Хәдичәбикә Әхмәтгали кызы Ахмәтгалиеваның (1930 – 1984) әле тагын биш баласы була, бүгенге көндә бар да исән-сау, тазалар:
- Рафаил Вахит улы Вәлиев (1960) – Кече Укмас авылында Кадыйр абыйсы да яшәгән төп нигездә яши, тормыш иптәше Мөршидә Рәхимулла кызы белән (1964) ике кыз үстергәннәр: Лилия (1984) – исәп хисап эшләре буенча колледж тәмамлаган, ире белән район үзәге Балык Бистәсендә яшиләр; Ләйсән (1986) – медколледж тәмамлап, Казанда теш дәвалау шифаханәсендә эшли;
- Рузалия Вахит кызы Урясова (1961) – Мәскәү каласында элемтә институтын бетереп, сайлаган һөнәре буенча эшли, ире һәм малае белән Владимир шәһәрендә яшиләр;
- Резидә Вахит кызы Сөнгатуллина (1964) – колледж тәмамлап, Казанда җәмәгать туклануы предприятиесендә технолог һөнәрен сайлаган, ире белән бер кыз, бер малай үстерәләр;
- Рәмзия Вахит кызы Гәрәева (1966) – Олы Укмас авылында башлангыч сыйныфта укыта, ире Фердинанд белән Балыклы Чүкәйдә яшиләр, бер малае Инсаф быел 3-нче сыйныфны тәмамлаячак;
Равил Вахит улы Вәлиев (1969) – шәхси эшмәкәр, хатыны Миләүшә һәм ике баласы белән Балык Бистәсе районынының Полянка авылында яшиләр.
Инде килеп, Кадыйрның иң якын туганнарыннан берсе – Гомәр Сабировлар гаиләсе.
Гомәр Сабир улы Сабиров (1941) – тормыш иптәше Әлфия ханым белән Кече Укмас авылында гомер кичерәләр. Кадыйрның әнисе Миңзифа белән Гомәрнең әнисе Хәдичәбикә бертуганнар. Гомәр абыйсының истәлекләрен беренче мәртәбә язучы, шагыйрь Факил Сафин (Факил Әмәк) үзенең «Кече Укмаска сәяхәт» дигән мәкаләсендә язып чыккан иде. Газеталарда, «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында басылды ул. Менә шул Гомәр истәлекләреннән бер өзек:
– «Миңкадыйр миннән бер генә яшькә кече. Икебезнең дә әткәйләр сугышта ятып калдылар. Һай авыр үстек без! Бигрәк тә Миңкадыйр мохтаҗлыкта үсте. Миңзифа апа бик тыйнак, басынкы, әрсезлек ише нәрсәне белмәде. Һидият абыйдан соң башка кияүгә дә чыкмады. Төп нигездә, әби янында көн иттеләр». Гомәр белән Әлфия инде лаеклы ялда. Балалары күптән башлы-күзле булып үз ояларын корганнар. Уллары Мансур Балык Бистәсендә, Миңсур Столбище шәһәрендә, кызлары Минзилә Казанда яшиләр.
Кече Укмас авылына Кадыйр каберенә зиярат кылырга килгән бөтен кеше иң башлап Гомәрләргә, аннан Рафаилларга керә инде. Якты йөз, ипи-чәй белән сагынып каршы алалар, авыл күчтәнәчләре, катык-сөтләре белән озатып калалар. Туганнарының каберенә сукмак суынмаганга сөенеп, горурланып яшиләр, аның турындагы һәр мәгълүмат кадерле аларга. (Рәсемдә ян якларда: Мөршидә белән Рафаил Вәлиевлар, уртада: Фәния Хамматова, Гомәр Сабиров. Кече Укмас авылы, 1996 ел, 25 август).
…Туган ягы турында сөйләгәндә: «Авылым зиратында минем әни, бабам, әбием кабере, туганнар, бер кечкенә улым да шунда җирләнгән»,– дия иде Кадыйр.

Ул 1962 елда Миннегөл Гильмиевага (1941) өйләнеп, ике ул үстергәннәр. Алар бүгенге көндә турыдан-туры нәсел дәвамчылары:

Марс Миңкадыйр улы Сибгатуллин (1962) – шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, хатыны Василий кызы Елена (1968) белән Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Малайлары Марат (1989) 62 нче номерлы мәктәпне тәмамлый, аннан соңында юрист һөнәрен сайлаячак.
Фәрит Миңкадыйр улы Сибгатуллин (1969) – шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, хатыны Сәлмән кызы Флера һәм кызы Ләйсән (1994) белән Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр.
Аңлаганыбызча, Кадыйрның фамилия башы моннан 148 ел элек дөньяга килгән Сибгатулла бабаларыннан ук сакланып килә. Оныкларына да Сибгатуллин фамилиясе бирелгән.
Үзем турында бераз:
Фәния Хәмәт кызы Хамматова (1941, 20 апрель) – Яр Чаллыда яшим. Туган авылым Тукай районы «Совхоз Татарстан». Хезмәт кенәгәм Алабуга шәһәренең Культура-агарту көллиятенең китапханәләр бүлеген тәмамлаганнан соң Минзәлә шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә уку залы мөдире хезмәтен башкарудан башланды; янәдән дә бер, Казан кооператив техникумында читтән торып укып, авыл кулланучылар җәмгыятендә экономист-плановик, Яр Чаллыда шәһәр сәүдә идарәсендә әйдәп баручы бухгалтер-ревизор, салым җыю идарәсендә өлкән инспектор хезмәтләрендә эшләп, бүгенге көндә аудит фирмасында аудитор хезмәтендә дәвам ителә. Кадыйр Сибгатуллин белән 1989-1994 нче елларда яшәдек. Җәмәгате белән аерылышкан гомер көзендә ул мине тапкан. Миңа аңлаткан, мин аңлаган, һәм, мин аның тәкъдимен кабул иткән... Вафатыннан соң калган иҗат мирасын барлап, эшләнеп бетмәгән эшләрен тормышка ашырырлык көч-куәт, гомер биргән Тәңремә чиксез рәхмәтлемен.
Затлы, бик затлы нәселдән булган Кадыйр, дидек. Балыклы Чүкәй авылында яшәүче югары категорияле укытучы Әлфинур ханым Билалова да бу нәсел белән туганлашканлыгы турында горурланып сөйли: килене Лүзия – Һидиятулла абзыйның сеңлесе Хәдичәбикә оныгы. Әле Наҗия апа Кутлаева тулыландырып та куйды: «Алар да бик белеп бетермиләрдер шул. Әлфинурның үзенең дә тормыш иптәше Гильметдин улы Нуретдин безнең Сибгатулла бабайның энесе Билалның оныгы бит».
Бирсен Ходай, өзелмәсен чылбыр!
Нәсел агачының чыбыклары еракларга үрелә, шөкер, араларында иҗат дәвамчылары да күренсә, шагыйрь рухы тагын да сөенер иде. Алай да, Сибгатуллин нәселе агачы тамырларында Кадыйрдан башланган шигъри очкын тагын бер дөрләми калмас ул.
Әтиләренең иҗаты буенча һәр башкарган эшне мин уллары Марс һәм Фәрит игътибарына да җиткерергә тырышам, үткәрелгән чараларда башка туганнарының да, шул исәптән оныкларының да катнашуларына ирешәбез кайчак, шул рәвешчә аларны да, иҗатны аңлап, аңа якынайтуны булдырасы килә. Максатыбыз – яшь буынга, балаларның күңеленә татар иҗатын сеңдерү, ата-баба нәселе хәтерен тутыктырмый тору. Иң мөһиме – хәтер югалтмау. Хәтер учагы сүрелмәсә, шагыйрьнең иҗаты сүнмәс, мәңгелек булыр, иншалла!

Фәния ХАММАТОВА,
Яр Чаллы, 2007 ел.

Hosted by uCoz