Кадыйр Сибгат схифәсе

ЭФИРДАН КАЙТАВАЗ:

«Шагыйрь һәм заман. Шагыйрь һәм тормыш.»

	Мәңгелеккә үтеп бара торган 
	кешелекнең без бер буыны.
	Алып кара, 
	өзеп ташлап кара 
	чылбырдагы безнең урынны!
1991 ел, 22 июнь. Яр Чаллы. Радио.

Иҗатына сары сагыш булып...

Чаллы сөйли. Хәерле кич мөхтәрәм тыңлаучыларыбыз!
Гамир: Кадыйр туган, без кордашлар, икебез дә сугыш еллары балалары. Шуның өчен дә синең иҗатыңны чын йөрәктән яратып, шагыйрь буларак җитлегү-өлгерү елың белән чын күңелдән кызыксынып, барлап, күзәтеп барам. Дистәләрчә китапларың дөнья күрде.
Сугыш еллары синең иҗатыңа сары сагыш булып кергән. Бүген бу каһәрле сугыш башланган көн. Бу көндә ниндирәк тойгылар кичерәсең?
Кадыйр: Сугыш дигән әйбер безгә бит ул тумыштан килеп кергән бер афәт. Без туганда инде сугыш башланган иде. 1942 ел бит инде ул. Аннан соң шактый гомер үтте, ләкин әле менә бүген дә, моңа хәтле, бер дә шул сугышның шаукымы беткәне юк. Күрәсең, әниләргә дә, безнең бөтен авылыбызга, халкыбызга бик нык азаплар китергәне өчендер. Минем шагыйрь булып китүемнең дә беркадәр өлеше, мәгънәсе шундадыр дип тә уйлыйм әле мин. Яза башлаганнан соң минем беренче шигырьләрем дип әйтерлек авыл турында, авыр замана турында булды. Сугыш темасы мине бүгенгә кадәр әле ташлап киткәне юк. Борчылдыра. Һаман да, атлаган саен дип әйтерлек, закымы сизелеп тора, кулга каләм алырга мәҗбүр итә ул. Безнең буын бик ярлылыкта үскәнгә күрә тиешенчә белем дә ала алмады. Шуңа күрә бездә интеллигентлык, культуралылык җитеп тә бетми торгандыр, чөнки күбрәк эшләргә, тормыш турында кайгыртырга, тамак, өс хакында кайгыртырга туры килде. Уку, шул, чамалы гына булды. Безнең буынның бик зур трагедиясе, бик зур югалтуы булды бу. Кирәк кадәр нык иттереп белем алалмагач, безнең институтларда укуларыбыз да чамалы гына булды. Кайсыдыр читтән торып, кайсыбыз ярты-йорты гына бетерде. Тәрбия дә булмады бит инде. Шуның өстенә, ул бит әле, сугыш бетте дип әйтсәк тә, сугыш бит ул безнең балаларга күчте. Безнең мәшәкатьләр аларга да калды әле. Теге, ишектәге шакым кош шикелле ул сугышның әнә шул авырлыгы, авыр булып үзәккә үткән вакытлары әле безнең балаларыбызның да күңелендә эремичә тора дип уйлыйм мин, йогышлы авыру кебек буыннан буынга күчә тора. Хәсрәт булып, авырлык булып күчә. Илебез дә арына алмый шул сугыштан. Бу турыда үземнең кичерешләр яктырак күренгән бер шигырь укып китимме? «Без синеке инде» дип атала ул шигырь:
…Мәңгелеккә үтеп бара торган 
кешелекнең без бер буыны.
Алып кара, өзеп ташлап кара 
чылбырдагы безнең урынны!

…Төзәп атты дошман: дөмегәсең!
Илең ирсез кала... Әтиләр:
Улларыбыз!– дигән соңгы сүзне 
Илне – безне уйлап әйттеләр.

...Төзүчеләр китте – балта калды, 
игенчеләр китте – буразна. 
Шагыйрь китте – каралары кипте; 
төер торып калды бугазда.

Иркәләргә үрелеп алыр өчен 
алар инде кире кайтмады.
Бишекләрдән үзебез төшеп җиктек 
туарылып калган атларны.

Әтиләрнең сүзен әйттек башта;
Алар кылмый калган гамәлне 
кылгач кына, үзебез кара ясап 
мандык үзебезнең каләмне.

Без синеке инде, син – безнеке; 
тоеп тора сине җилкәләр...
Артыбызда калды суык җилләр, 
каршыбызда нинди җилкәйләр?!

Авыр димим сине, җиңел димим, 
үлчәп булмый сине, Замана.
Утыз яшькә җиткән егетләрнең 
икенче кат чәче агара.
Бу шигырь 1973 елда язылган. Мин шуңа күрә 30 яшь дип яздым, ул вакытта 30 яшь тирәләре булганбыз инде без. Менә шушы 1973 елда да әле безнең сугышка карата булган мөнәсәбәт үзебезнең шигырьләрдә бик ярылып ята. Моны кем язганы әллә каян танылып тора аның, таныш темамы-юкмы, эш анда түгел, ә сугышны үзенең йөрәгендә кичергән, тойган (фронтларда катнашмаса да) кеше язганы күренеп тора аның.
Сугыш ул бик катлаулы, кешенең бәгырьләренә сеңеп калган әйбер. Ләкин бит әле сугышның тагын бүтән төрлесе дә була. Соңгы вакытта мине гражданнар сугышы бик нык уйландыра башлады. Бөек Ватан сугышы, безнең яктан ул илне яклап, илне саклау өчен сугышу – изге сугыш ул безнең өчен. Ә менә гражданнар сугышы кем өчен изге булган ул, кем өчен изге булмаган ул, бүгенге көндә шуны төгәл генә әйтеп булмый. Чөнки уйлый-уйлый фикерләр үзгәрә, фикерләр ныгый бара, кирәк булганмы ул сугыш, шуның хәтле кырылу? «Аклар» дип кызыллар кырганнар, «кызыллар» дип аклар кырганнар – берсен-берсе үтерешкән халык. Шулкадәр кан коелган. Менә ул ник кирәк булды икән? Шуңа һаман төшенеп бетеп булмый, чөнки фикерләр дә төрле. Инде дөньяга төрлечә карый башлагач, бу безне борчылдыра. Мин яңа гына шул турда бер шигырь яздым. Моны язарга мәҗбүр итте, Солуян дигән рус руханиеның әйткән сүзләре бар: «Туганнар үлеме белән тынычлык та, бәхет тә табып булмый», – ди ул. Менә шул уй мине шигырь язарга мәҗбүр итте. Ул «Каргыш» дип атала.
Бәхет шунда дисәң, эзләп китә.
Җирнең кырыена җитә ул.
Утка салыр үзен – бәхет эзләп
теге дөньяга да китә ул.
Алдаганнар аны гомер буе,
алып барабыз, дип, бәхеткә.
Башын салган, йә бәхетсез калган,
юлбашчысын илткән тәхеткә.
Бер кешене алдау кыенрак.
Кеше уйлый. Көтү – дивана.
Бергәләшеп үтерүләр ансат,
тик «дошман»ын күрсәт син аңа.
Күршесенең йортын күрше яккан.
Бертуганы аткан туганга.
Ата улын аскан, ул – атасын...
Бәхет кенә аннан булмаган.
Яңа тормыш..! Яңа кеше..!
Ирек..!
Янып торган сүзләр ут булып.
Халыкларның йөрәгенә кергән
агуланган зәһәр ук булып.
Агуланган кеше, ил, җәмгыять.
Агуланып каннар акканнар.
Аерып кара илнең кан елгасын –
кайда кызыл, кайда ак каннар?!
Гөнаһсыз җаннар каберлеге –
бу җир тора кат-кат үлемнән.
Йөз меңләгән кеше белән бергә
илнең рухы, җаны күмелгән.
Уйнаганнар «бәхет» сүзе белән:
бәхетеңне, әнә, кем алган.
Кырылышкан халык.
Дәүләт ауган.
Йә, бәхетле булып кем калган?!
Җәза булып кайта бүген шулар –
җиңү итеп аны без алдык.
Каргыш булып кайта бүген шулар –
күтәрергә аны без калдык.
Язмышы дип карый әле кеше.
Ялгыш дими. Әле куркыта.
Баласына, безне мактый-мактый,
изге китап итеп укыта.
Күп ашады черек бәрәңгесен,
мана-мана тозсыз сүзенә.
Якты көнгә пәрдә булып тора
трахомасы халык күзендә.
Тәннәр тоткын. Рухыбызда ачлык.
Көтүлекләр иркен – азык юк...
Җан ишетми – чукрак –
аның өчен юк мәрхәмәт,
савап, язык юк!
Алып кереп китте сусыз чүлгә
әкият-идеяләр ярышы.
Өрәк сыман тора ил өстендә
гражданнар сугышы каргышы.
Бер гаепсез атылганнар каргый.
Асылганнар каргый дарлардан.
Җирдән килә каргыш, Күктән иңә –
кан исләре килә карлардан!
Шартлау булып килә бүген каргыш.
Сугышалар илдә халыклар.
Берсен берсе ата, аса, суя...
Бу гөнаһны кемнәр ярлыкар?
Ишетелә бүген кан авазы:
нинди җанның сызлый ярасы?
Әллә һаман илнең кайтавазы,
әллә инде бүген яңасы...
Шомландыра, офыкларга баксаң,
алсу болытларның агышы...
Кан куера – кызылая бара
офыкларда кояш баешы...
Сугышның афәтен бернәрсә белән дә үлчәп булмый икән. Хикмәте шунда: ул сугыш кайбер милләтләрне бөтенләй аяктан ега, бик озакка рухсыз, культурасыз итә, тел, әдәбият үсеше үзенең тиешле юнәлешендә бармый. Бигрәк тә халык җаны җәфалана. Иң мөһим нәрсә дип менә шушы халык җаны, халыкның рухы дигән әйберне саныйм мин. Чөнки халыкның саулыгы-тазалыгы аның таныклыклары белән генә билгеләнми. Халыкның рухы нинди, культурага карашы нинди, аның әдәбиятка карашы нинди? Хәзер бит безнең менә бу байлыкларыбызга игътибарсызлык көчәйде. Кыскасы, без хәзер үзебезнең культурабызга үзебез, гореф-гадәтләребезгә, электән килгән байлыгыбызга, рухларыбызга үзебез үк кырын карый башладык, якын күрми башладык. Бу бит тагын шул ук дөрес яшәмәгәннең, менә шул сугышларның, һәм башка, һәм башка төрле сәбәпләрнең чагылышы булып тора. Менә шуңа күрә сугыш темасын ташлап та булмый, чөнки аның сугыштан соңгы сәбәпләре дә билгеле безгә. Әгәр дә халык үзенең культурасыннан аерылса, ул инде дөрес тормыш алып бара алмый. Менә бүгенге безнең тормышыбыз шуңа ачык мисал булып тора. Хәзер китапка хөрмәт кимеде. Шигырьгә хөрмәт кимеде, картиналарыбызга хөрмәт кимеде. Чөнки кайгы анда түгел булып чыкты, без чыктык ачлыкка, ялангачлыкка. Бүтән, матди байлыкларыбыз җитәр, артып китәр. Ә рухи байлыкны каян алабыз, әгәр дә шушылай яшәүне дәвам итсәк, менә бөтен куркынычны мин шунда дип саныйм.
Гамир: Фикерләрең белән килешәм, Кадыйр туган. Чынлап торып без бүген рухи ярлылыкка, иң түбәнлеккә төшеп киттек. Син аны ничек күз алдына китерәсең? Безнең менә шушы халәттән чыгу юллары бармы? Ничегрәк уйлыйсың ул турыда? Тел бетсә, халык бетте дигән сүз бит инде, шулай бит?
Кадыйр: Әйе, бу турыда бик күп яздык та, бик күп сөйләдек тә. Ләкин менә бит ул бер төрле генә торса икән ул. Кичәге хәл бер төсле, бүген ул төр тагын да катлаулана, иртәгә тагын да катлаулана бара, менә шунысы бик аптырата аның. Хәзер инде безнең суверенлык дип, бик нык уйланып йөргән вакытыбыз. Суверенлык игълан иттек. Әле менә сөйләшеп тә утырдык, кичә Башкортостаннан безнең республиканың беренче президентына котлау чыгардылар. Ләкин мин менә шуңа аптырыйм, нишләп соң безнең илебезнең җитәкчеләре, Горбачев, Ельцин кебек кешеләребез, башка илләрнең президентлары сайлануга икенче көнендә аларны котлыйлар. Ә менә үзебезнең илдә үзебез сайлап куйган, без сайлап куйган, халык сайлап куйган президентны котларга аларның теле әйләнми. Алай гына түгел, ул президент аларга кирәк түгел булып чыккан, безнең халык теләге аларга ярамый. Бу, аерылып китеп түгел, менә шушы илдә, үзебезнең эшебездә, үзебезнең тормышыбызга үзебез җавап биреп, бер кешенең дә кесәсенә кермичә, бөтенсоюз күләмендәге кирәк расходларны-чыгымнарны уртак бүлеп тотып, үзебез турында үзебез кайгыртып яшәргә дип җыенган вакытта, алар шуны танырга теләмиләр. Менә ул әйбер бик нык борчый. Ә инде чынлап та әле һаман да безнең югарыдагы дәвам, политикасы бер дә безнең халыклар өчен дигән политика түгеллегенә ышана барасың. Эшләре, аларның фикерләре шуны күрсәтеп тора. Нишләп алай икән ул? Мин күптән түгел генә Мәскәүдә булып кайттым. Шунда очрашып сөйләшкән вакытларда:
– Сезгә нәрсәгә кирәк булды инде бездән аерылырга? Әйбәт кенә яшидер идек,– дип әйтәләр.
– Ник кирәк икәне билгеле, – дим мин аларга, – әгәр дә без бөтенебез дә тигез булгач, барыбыз да, беребезгә беребез ул кадәр үк комачауламагач, без бит хәзер дә сезгә комачауламыйбыз, сез дә безгә комачауламыйсыз, ә менә нигә аптырыйсыз соң аңа? – дип сорагач, алар бер дә җавап бирә алмыйлар.
Шуңа күрә бу мәсьәлә бүген безнең җанны басып торган бер таш булып тора ул. Соңгы вакытта язган кайбер шигырьләремдә дә һаман шушындыйрак мәгънә ята, шуннан арынып булмый. Менә мин берничәсен укып китим әле шуның:
«Ямьсез көннәр»:
Дөнья ямен эзләп йөри идем
сандугачлар кунган таллардан.
Эзли идем гомерләрнең төсен
кояш баешыннан, таңнардан.
Табигатьтә генә түгел икән
дөнья ямьнәренең бизмәне.
Кешеләргә баксаң, күренә икән
дөньяларның ямьнән бизгәне.
Кешеләрнең елмаюы сүнсә,
ямьсезләнә тормыш, сүрелә.
Кеше матур булган чакта гына
дөнья матур булып күренә.
Табигатьнең ямьсез вакыты юк,
ямьле, гүзәл була көзен дә.
...Карашлары сүнде кешеләрнең,
нурлар бетте кеше йөзендә.
Ник елмайсын берәү! Йә еласын!
Йә шаркылдап берәү көлсен лә!
Шауламый да кеше, дауламый да,
кеше бары авыр көрсенә.
Каный йөзләр, кемдер төртеп екса,
тыныч кына атлап барганда.
Бер дә матур түгел икән дөнья
халык мескен булып калганда!
Караңгы көн. Ямьсез көннәр җитте.
Тоймадык та гомер үтүен.
...Ургыла да ага, ага авыр болыт,
хәтерләтеп сарык көтүен.
Шул темадарак язган тагын бер шигырь. Ул «Аяк тая» дип атала:
Без бәхетле булган бала чакта –
«бабабыз» да булган, «атабыз» да.
Шаккатабыз бүген, үткәннәргә
бер әйләнеп кире кайтабыз да.
Без ничәнче буын? Ничәбезнең
уйлар ялган, сүзләр, юллар ялган?
Кайда калган безнең бисмиллабыз?
Юлның башы безнең кайда калган?
Алдануны аңлау ансат түгел.
Гомерләр дә әрәм, Кеше әрәм.
...Рәсеменнән көлеп карап тора
акылыннан шашкан бөек адәм.
Юл күрсәтеп тора мәйданнардан.
Киләчәккә карап кулын сузган.
Бер ыргылгач йөгереп киткән идек...
Өерелеп калды артта тузан.
Туктап калдык. Инде ни күрәбез
үзебезгә үзебез карап баксак?
Атларыбыз юлда ятып калган,
күзләребез тонган, аяк аксак.
Адашканны дөнья көтеп тормый.
Гомер уза җирдә, вакыт чаба.
Артта инде юллар җимерелгән.
Сукмак та юк безнең алга таба.
Безне дәшеп торган учак та юк.
Дәртебез дә сыек, дәрманы да.
Кодрәт бирмәс кебек Җирдән түгел,
Күктән килгән бөек фәрманы да.
Арынмасмы шулай томаннардан –  
атмасмыни инде безнең таңнар?
Караңгыдан чыгып җитә алмый
таралышып бетәрмени җаннар?
Соңгы тапкыр талпынудыр безнең:
Хыял кая? Иман? Кыйбла кая?
Аяк астын капшап атлый кеше –
аяк тая җирдә, аяк тая...
 
Гамир: Шигырьләреңдә, Кадыйр, чынлап та халкыбызның бүгенге уйлары, бүгенге фикерләре чагылып җәелеп ята, бөтен ачыклыгы белән күренеп тора. Шундыйрак шигырьләрдән тагын берничәне укып китсәң иде.
Кадыйр: Халык дигәннән, соңгы елларда язган бер шигырь укымакчы булам. Мәскәүдә чак, телевизор карап утырган вакытта, бер ханым бик әрнеп, йөрәккә үтәрлек итеп: «Ичмасам бер тапкыр гына булса да дөресен сөйләшсеннәр иде, шул хәтле туйдырды бу ялган»,– дип әйтеп куйды. Шул кичтә үк мин шушы шигырьне яздым. «Ялган» дигән шигырь:
Арган иде халык. Басты хәсрәт
сак-сокларның авыр сагышыдай.
Килеп керде, ишетелде безгә
оҗмах сандугачы тавышыдай.
Яңа йортка кергән хуҗа кебек,
бу көннәрне йөрдек бәйрәм итеп.
Бик сусаган, корган, кипкән идек...
Эчтек аны салкын әйрән итеп.
Бик сөендек: шундый әйбәт, татлы
бальзамнары әле безгә калган.
Аллы-гөлле, сый-хөрмәтле илгә
ашкындырып торды матур ялган.

Күрдек алда җәннәт капкаларын.
Алга дәшеп матур сүзләр торды.
Ура! ярдык, арба ватылса да...
Тамак бетте, тәмам күзләр тонды.
Комсыз эчтек. Исерешеп беттек.
Беребезне беребез тыя алмадык.
Сәрхүшләнеп, махмырланып җиттек.
Булган акылны да җыя алмадык.
Айныдык та..,  артка, алга бактык...
Без арбадан күптән төшеп калган...
Кесә төбендәге кәнфит сыман
килеп чыкты шунда тагын ялган.

Кыршау кебек башны кысып торган
авыр уйлар үткән кебек булды.
Җыерылды кашлар. Йөрәк әрнү
беркавымга беткән кебек булды.
Өметебез тагын чәчәк атты.
Үзгәрербез! дидек. Үзгәртербез!
Исе китәр әле! Бу дөньяга
зирәклегебезне күрсәтербез!
Безгә яңа кирәк: Кеше, Дәүләт,
сүзләр, уйлар –  барысы да яңа!
Авыз ачык калган... Борылып баксак..,
илнең итәкләре дөрләп яна!
Гаярь иде башлап баручылар.
Ул кодрәтне алар каян алган?
Алдадылар! Тагын исердек без!
Аяктан ук екты яңа ялган.

Без авыру хәзер. Кузгатмагыз!
Аунап яту рәхәт, җиңел, ансат!
Болай әле бераз яшәп булыр.
Үләрбез күк, айнып, торып бассак.
Дөреслектән, зинһар, коткарыгыз!
Күтәрә алмас аны безнең йөрәк.
Без — эчкече! Исерек! Без күнеккән – 
ялган кирәк безгә, ялган кирәк!
Шуңа ялгап, тагын бер шигырь, кем ничек аңлар, анысы һәркемнең үз ихтыярында, ләкин, минем күңелгә килгәч, язмыйча булдыра алмадым. «Без түгел» дип атала ул (китапларда «Исерек эз» дип басылды, Горбачев мисалында, - иск. Ф.Х.):
Ансаттыр, бүгенге гаеп
сылтанса үткәннәргә.
Ансаттыр, үзеңнең гаеп
сылтанса бүтәннәргә.
Синең дә чикле гомерең.
Гомерең бер үтәр бит.
Киләсе вакытлар өчен
син үзең дә бүтән бит.
«Ул» диярләр, «без» димәсләр.
Калып булмас «без» булып.
Калырсың тарих битендә
исерек бер эз булып.
Ул эздән барып та булмас.
Булмас аннан кайтып та.
Гафу итмәс кешеләр дә,
гафу итмәс вакыт та.
Артына борылып карар..,
без түгел, яңа халык.
Исерек эзгә күрсәтер
һәм әйтер, хәйран калып:
Бу кадәр күп сүз калмаган
бер генә буыннан да...
Исерә торган булган шул...
ананас суыннан да.
Әлбәттә, менә шулай итеп, бераз караңгырак, бераз усалрак шигырьләр генә язып булмый, гел аларны гына яза башласаң, бернинди өмет-фәлән калмаса, яшәве дә авыр булыр, әле без бөтенләй өметсез түгел. Менә шуңарак багышланган бер шигырь, «Казанда бер градус җылы» дип атала:
Читтә йөргән вакыт. Сөендерә,
безнең яктан җилләр иссәләр.
Кошларга да кул болгыйсы килә,
безнең якка таба китсәләр.
Радиодан кайчак хәбәр килә...
Һава торышлары...  Өемнән...
Казанда, ди, бер градус җылы...
Җылы булган өчен сөенәм.
Бер градус җылы...  Йә, Ходаем!
Шуннан ары инде суытма.
Бер градус җылы... Ярый әле ул!
Бик әйбәт ул... Шушы суыкта!
Аннан соңында, халык та безнең бөтенләй диярлек тик ятмый. Халык үзенең тормышын дәвам итә. Яшьләребезнең дә безнең, аллага шөкер, бары да өметсезләнеп кенә, баш иеп кенә ятмыйлар. Менә мин шул турыда, үзебезнең милли хәрәкәтне күз алдына китереп, «Яшел байрак» дигән бер шигырь дә яздым бу арада:
Зур түземлек биргән безгә Ходай.
Сабырлыклар иңгән безгә Күктән.
Бәлки безне шулар саклагандыр...
Вакыт җитте ләкин, җитте күптән.
Капка ачып беркем көтеп тормый 
бүген безгә бәхет өләшергә.
Соңгы өмет, соңгы талпыну бу – 
көрәшергә, бары көрәшергә!
Туры юлдаш булсын эшләребез.
Ихлас була күрсен сүзләребез.
Элсәләр дә алга кара пәрдә, 
үтә күрсен безнең күзләребез.
Һәр милләтнең була көчлеләре.
Һәр халыкның була батырлары.
Көрәшләрнең башы гел бертөсле.
Төрле-төрле була ахырлары.
Батырларга гына ышану ялгыш.
Көчлеләргә генә ышану ялгыш.
Зәгыйфьләр дә көрәшергә тиеш – 
барыбыздан тора безнең язмыш!
Күтәрелде Ил-йорт түбәсенә 
барча туганнарга дәшәр өчен.
Без күтәрдек аны туган җирдә 
хөр мәмләкәт булып яшәр өчен.
Азат булыр җан да, тел дә, ил дә –
ахырына кадәр бергә барсак.
Кадап куйдык туган-үскән җиргә – 
җилфердәсен мәңге яшел байрак!
Гамир: Кадыйр туган, шигърият кешелек дөньясының үсешендә, тән һәм рухның үсешендә иң бөек урынны тотып тора дибез. Менә СССРда, торгынлык елларында ул бераз сүрелә төштеме сыман, халык, укучылар арасында шигърият безнең бетә бара дигән кебегрәк фикер дә йөри. Ә синеңчә ничегрәк болар? Аның киләчәге бармы һәм ул ничегрәк, син, шагыйрь буларак, ничек күз алдына китерәсең?
Кадыйр: Бераз кызык та инде бу мәсьәлә. Әле торгынлык дигән сүзгә дә мәгънә биреп, аны белеп тә бетереп булмый. Торгынлык әллә ул үткән еллар, әллә хәзерге еллар. Торгынлык дип әйтеп булмый һич тә, моны бик җентекләп өйрәнергә кирәк. Ләкин, шигърияткә килгәндә, шигърият халык тормышы белән бергә бәйләнеп барырга тиеш. Ләкин, халык менә шулай торгынлык кичерә дип, шигърият торгынлык кичерергә тиеш түгел. Чөнки шигырьнең темасы да бик күп, шигырь бит ул үткән эш турында гына түгел, шигырь – ул бүгенге көн турында да, шигырь– ул кешенең җаны. Кая гына ашкынмый да, кайда гына булмый кеше җаны. Кеше җаны бит ул бер дә йөзеп-айкап-иңләп чыга торган нәрсә түгел. Ул - катлаулы. Шагыйрь җаны бигрәк тә. Әлбәттә шигырьләр бик күп нәрсә турында языла, бик күп нәрсә турында уйландыра. Иң мөһим әйбер – рухыбызны саклап калу. Без хәзер бөтен теге вәзымлыклардан, сиңа тибеп акырулардан арындык бер кадәр. Минем әйтәсем килә, марксизм тәгълиматларыннан, алардан, политик үзгәрешләрдән без инде хәзер өстенрәк торабыз. Шуңа күрә безне хәзер табигать, җир, суыбыз, күгебез ныграк кызыксындыра. Чөнки без табына торган нәрсәләр: алар безнең йә аяк астыбызда, йә безнең яныбызда, йә безнең баш өстебездә, аны әллә кайдан эзләргә кирәк түгел. Аны безгә кемдер өйрәтә алмый, кеше аны җаны белән тоярга тиеш. Менә шул вакытта кешенең рухы тазара, ныгый. Шагыйрьнең дә шулай ул. Мин шуңарак бер тәңгәл шигырь укып китмәкче булам, «И, Тәңре!»
Суына җан. Нишләтергә икән
ташка әйләнеп барган бәгырьне?
Сезгә дәшәм: Күгем һәм Кояшым,
сиңа дәшәм әле, и, Тәңре!
Бабаларым сиңа табынганнар.
Кирәк бүген безгә кичәге.
Әллә шуңа яшибезме һаман?
Әллә шуңа кеше исәнме?
Сезгә дәшәм, ташлар. Сез мәңгелек.
Кеше буе җитмәс Тау иле.
Рәнҗетсәк тә, үч алмыйча бездән,
саклап кал син безне, Таң иле.
Без талаган урман. Каен, имән...
Куаклары җирнең, таллары...
Сездә бүген өмет. Коткарыгыз!
Суынып бара кеше җаннары.
Бар шакшыны түктек. Елый-елый
җыеп килдегез сез шуларны.
Инде сездән мин мәрхәмәт сорыйм,
елгаларым минем, суларым.
Карашларым Җирдә, Суда бүген.
Кояшымда, газиз Күгемдә.
Язмышымны куйдым кыл өстенә.
Бөтен гаеп минем үземдә.
Мин үземне-үзем белмим бүген:
әллә бетәм, әллә яңарам.
Бабаларым сиңа табынганнар,
сиңа карап мин дә ялварам.
Кеше булып туган бит мин.
Яшим һәм яшәргә телим мин мәңге.
Сүнми торган гомер бир син миңа,
мәңгелекне бир син, и, Тәңре!
Мин шулай дип уйлыйм: әгәр дә кеше үзенең үткәнен, бүгенгесен барлый алса, аңа тәнкыйть күзеннән карап үзен-үзе җәберләп, нишләдем мин, нәрсәдән, ни өчен болай дип үзенә-үзе чын бәясен бирә ала икән, киләчәккә чиста күңеле белән, алга чын өмет белән карый алса, ул вакытта безнең рухыбыз тазарыр кебек.
Соңгы вакытларда, без бит инде күктән килүчеләр, дибез. Минем андый әйбер күргәнем юк, андый нәрсәләр әкият кебек кенә тоела ул. Ләкин, ничектер, без күк белән бик нык бәйләнгән булырга тиеш. Ул минем аңда, күңелдә, җанда. Чөнки без Аллага мөрәҗәгать итсәк тә, Аллаһы Тәгаләгә дәшсәк тә күккә карыйбыз. Без гашыйк булсак та йолдызларга, күккә карыйбыз. Без күктән нидер эзлибез, җаныбыз эзли, үзебезне-үзебез эзлибез аннан. Менә шуңа күрә ул мәсьәлә уйландыра. Без Галәмдә ялгыз түгелдер дигән фикер тора күңелдә. Шул темага багышланган шигырьләремнең берсе «Кемнәр дәшә безгә» дип атала:
Балачактан Күкләр якын булды.
Үсә-үсә Күккә карадык.
Гашыйк булгач, җиргә чалкан ятып,
күккә карап йолдыз санадык.
Хәзер дә бит һаман Күктә күзләр.
Нәрсә көтәм? Нәрсә юксынам?
Җиребездә нидер җитми кебек.
Яныбызда кемдер юк сыман.
Булмаганны кеше юксынмый ул.
Булмаганны кеше тоя алмый.
Тоя икән, инде сизә икән,
йөрәккәен кеше тыя алмый.
Тарта мине, магнитлардай тарта,
көтә анда безне кемнәрдер.
Эзли алар. Алар да бит безне
йөрәкләре белән күрәдер.
Галәм иркен. Тавыш ерак китә.
Сөйләшәсе килә: Сез – кем ул?
Галәм чиксез. Шушы чиксезлектә
ялгыз булса бу Җир... мескен ул!
Безнең өчен генә Кояш батмас,
Безнең өчен генә Таң атмас.
Ялгыз булу безнең – мөмкин түгел,
ялгыз итеп Ходай яратмас!
Ишетәм мин! Гомер буе безне
кем чакыра? Безгә кем дәшә?
Бар ул анда, бар ул тере җаннар...
Күкләр белән күңел сөйләшә!
Инде бик озак сөйләштек, шигырьләр дә укыдык, очрашуның бер йомгагы итепме, тагын бер «Сары чәчәк» дигән шигырьне укыйм да, шушының белән тәмамласак?
Өченче ел инде, өченче ел...
Дөнья тора тоташ сарыдан.
Кырларына, урамнарга, хәтта, 
юлларына кадәр сарылган.
Чәчәкләрнең булмый ямьсезләре.
Табигатьтә матур барысы.
Тик, нигәдер, соңгы елларында
тишелә дә чыга сарысы.
Һәр төсенә халык мәгънә биргән.
Берсе шатлык. Берсе кайгысы.
Кемнәр белә – чуар язмышларын
алып килгән аңа кайсысы?
Гел бер төстә түгел үткән гомер.
Төрле чәчәк атты еллар да.
Кызыл чәчәкләргә карый-карый
туры килде шактый еларга.
Аклары да булды, аллары да...
Шыту белән шиңде алары.
Булды әле шундый вакытлар да –
бер чәчәк тә илдә калмады.
Сары чәчәкләргә карап йөрим.
Бөтен җирне баскан бу чәчәк.
Ак булырмы? Әллә ал булырмы?
Сары булыр микән киләчәк?

Тапшыруның мөхәррире Гамир ГАЙФЕТДИНОВ .
Аудиоязмадан алынды.
1992 ел, 21 февраль. Яр Чаллы. Радио.

Hosted by uCoz