Кадыйр Сибгат схифәсе

ЭФИРДАН КАЙТАВАЗ:

Кадыйр Сибгатуллинның олы юбилеена багышлап

Диктор Индира: Чаллы сөйли. Хәерле иртә мөхтәрәм тыңлаучыларыбыз.
Репродукторлар янына елышыбрак утырыгыз, хөрмәтле милләттәшләребез. Сезнең игътибарга «Кама ягы – туган як, җырга-моңга тулган як» рубрикасыннан чираттан тыш сәхифә тәкъдим итәбез.
Бүгенге сәхифәбезне шәһәребездә яшәп иҗат итүче күренекле татар шагыйре Кадыйр Сибгатуллинның олы юбилеена багышлыйбыз.
«Юлга чыксам никтер күңелем
Очар коштай канатлана.
Әйтерсең лә балачагым, яшьлегем кабатлана.
Юлга чыксам....»
Гамир: Эфирда әлеге җыр яңгыраган саен әле 70 нче елларда ук бөек остазы шигъриятыбыз пәйгамбәре Хәсән Туфанга багышлап «Өлкәннәр» шигырендә:
Юлларга чыгыйк әле без,
бер нужа күрик әле.
Рәхәтен, азабын бергә
тигезләп  бүлик әле.

Аркада – кадерле биштәр,
көн кыска, барыйк, барыйк.
Кемнәрнең хәлләре ничек – 
юлларга чыгып карыйк.

Киткәннәр һаман барамы
өметләр  өеп алга? 
Йөрәкләр юлда ара бит,
җитәрләр микән бар да?

Шырпысы юктыр берәүнең,
яңгырда чылангандыр.
Утым юк, учагым юк дип,
ялгызы моңайгандыр.

Ут бирик.
Учак ягарга
бер шырпы җитә бит ул.
Дөньялар, шырпы сызсаң да,
ялт итеп китә бит ул.

Юлыннан язганнар булса,
әрнидер, сүгенәдер.
Тауларга менеп кул изик,
биектән күренәдер.

Нурларын күрми таңының
ятадыр берәү оеп.
Сызгырып китик яныннан,
уянсын, торсын тоеп.

Үзебез арсак, өшәнсәк,
күрерләр, булышырлар.
Юлларга чыгыйк, юлларга,
юлда гел узучы бар, – 
дигән юлларын язган замандашыбыз Кадыйр Сибгатуллинның тыйнак һәм ихлас образы күз алдына килеп баса. Әле яңа гына шигъри бәйгегә чыккан канатлы ашкынулы чаптар еллары. Вакыт томырылып-томырылып күпме генә алга ыргылмасын, ул, ни өчендер, күңелдә һаман да шул бәйге тоткан җилкенчәк җайдак буларак саклана. Ә, уйлап баксаң, әллә кайда торгынлык елларында ук калган икән ич инде ашкынулы егет чаклар. Шагыйрь үзе дә остазыдай галәм белән гавәмне йөрәге аша уздыручы олы һәм зирәк фикер иясе булып үсеп җиткән.
Индира:
                 
Күңелләрнең төптән ачык чагы, 
керә тора яшәү ямьнәре.
Бөтереп алды мине моңлы җилләр, 
сагышлары, назы, гамьнәре...
Шигырь булып шытты алар миндә.
Шигырь булып яфрак ярдылар.
Шигырь булып чыкты алар миннән, 
шигырь булып миндә калдылар.
Кадыйр урта мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Аның беренче китабын («Әманәт», 1974 ел) укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек бик җылы каршылый. Бигрәк тә татар әдәбияты аксакалы Хәсән Туфан яңа талантка зур өметләр баглый.
Гамир: Шәһәребездә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрь Факил Әмәк, мәсәлән, «Васыятькә тугрылык» дип исемләнгән Кадыйр Сибгатуллин иҗаты турында уйлануларында бу хакта түбәндәгеләрне теркәп куя.
Факил Әмәк: Әйе, аның шигъри көченә башта ук бөек Туфан үзе игътибар иткән һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шагыйрь талантының бәрәкәтенә сөенеп, ышанып яшәгән. Алгарак китеп булса да әйтеп узыйк, Туфан исән чагында Кадыйр Сибгатуллин иҗатына карата тәнкыйтьчеләр, башлыча, уңай бәя биреп, Туфаннан cоңгы чорда исә кинәт «кыюланып», шагыйрьне шактый «кыйнап» та алдылар.
...Әле алтмышынчы елларның ахырында ук Хәсән Туфан чордашы Сәйфи Кудашка: «…Һәм яшьләр, шагыйрьләр килгәләп торалар. Гаҗәеп талантлылары бар, сукин-сыннарның. Яшь Тукайны хәтерләтәләр: коеп куйган шагыйрьләр генә түгел, Тукай тибындагы, синең алымдагы, политик та булган, төпле, акыллы шагыйрьләр. ...Менә шулар шатландыра мине», – дип язган иде.
Индира: Шагыйрь хөрмәтле остазының ышанычын тулысынча аклый. Хәзер ул – дистәгә якын шигъри җыентык авторы («Гамь», «Авазлар», «Хыял», «Таңнар, кичәләр», «Инану» һ.б.) Шуларның берсе Мәскәүнең «Современник» нәшриятында рус телендә басылды («Полет радуги»).
Шагыйрь буларак, Кадыйр Сибгатуллинны бигрәк тә сугыштан соңгы һәм хәзерге авыл тормышы, җир кешеләре язмышы кызыксындыра. Аның шигъриятенең үзенчәлеге – үткәнебез, бүгенебез, киләчәгебезне киеренке, четерекле яклары белән дә ачарга омтылу. Ул тормыш күренешләрен җентекләп, фәлсәфи уйларга төреп, халкыбыз, туган илебез-җиребез, милләтебез язмышы турындагы фикерләре белән бәйләп үреп бирә:
Йөзә дөнья  Галәм диңгезендә.
Шыплап тулган безнең кораб.
Бара дөнья киләчәккә таба, 
бара дөнья алдын, артын карап.
   
Гамир: Кадыйр Сибгатуллинның тормышы, иҗаты турыдан-туры шәһәребез КамАЗ төзелеше белән дә бәйле. Төзелеш елларындагы тырыш хезмәте, ялкынлы иҗаты «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы билге белән бәяләнде. Шагыйрьнең Чаллыга килгән елларын кордашы шагыйрь Мәхмүт Газизов менә болайрак хәтеренә ала.
Мәхмүт Газизов: Шагыйрь Миңкадыйр Сибгатуллин белән без бер заман кешеләре дип әйтергә мөмкин. Яшьтәшләр тирәсе булабыз. Аның үзен очратканчы, инде бер әдәбият мәйданында шактый гына очрашкан идек. Һәм менә көннәрнең берсендә мин аны Казанда күрдем. Әллә икебез дә авыл малайлары булганлыктан, әллә инде тормышның әчесен-төчесен бик яшьли татыганлыктан, бик тиз дип әйтерлек сөйләшеп киттек, аралаша башладык. Һәм менә ул, ничектер, көтмәгәндә-уйламаганда, безнең өчен шулай тоелды инде, Чаллы шәһәренә килеп эшли башлады. Ул, баштан килеп, тулай торакка урнашты. Без берничә шагыйрьләр җыелып, яшь язучылар әле ул вакытта, һәм әдәбият сөючеләр аны эзләп, ул яши торган тулай торакка барган идек. Ләкин туры китерә алмадык, аны эштә диделәр. Ул заманда әле яңа гына аякка басып, ныклап оешып килә торган «Весенний» совхозына эшкә урнашкан булып чыкты, һәм без аны шул совхозда эзләп таптык. Ул, җиңнәрен сызганып, чын гаярь ир егетләр шикелле, ниндидер агрегатлар арасында майлап-көйләп, әллә нинди тәрәзәләр ачып, кыярларга, яшелчәләргә су сиптереп йөри иде. Һәм, аның ул вакытта, билгеле, вакыты булмады. Без, шигырь сөючеләр, язучылар буларак, бик иркенләп сөйләшергә җыенып барган булсак та, безгә инде, билгеле, кайтып китәргә туры килде. Ләкин, менә шушы совхозга баргач, андагы яшеллек арасында үзеңне хис итә башлагач, яңадан үзебезнең бала чакка, шул бәрәңге бакчаларына, әрәмәләргә, урман-кырларга кире әйләнеп кайткан шикелле тойдык үзебезне. Менә, тегендә сөйләшә алмый калган сүзләр, шунда башка килгән фикерләр, күңелне яхшырткан уйлар, тибрәнгән күңел дулкыннары, йөрәккә бәргән һәртөрле хисләр, һәм, менә шушылай безнең табигать белән үзебезнең кеше арасындагы җепләрнең аерылгысыз ныклыгын әле без авылларга йөри башлагач, соңгы елларда бигрәк тә яңадан ныклап тойдык һәм яңарттык. Авылларга йөри башлагач дигән сүземне аңлатып китәм: Кадыйр Сибгатуллин Чаллы шәһәрендә Татарстан язучылар оешмасының матур әдәбиятны пропагандалау бүлеген җитәкләде һәм, билгеле инде, безгә шәһәр кысаларында гына калырга туры килмәде, ә берничә шагыйрь, язучы, авыл хезмәтчәннәре белән очрашуга чыгарга да туры килде. Менә без, мәсәлән, Мөслим районында, Алабуга, Тукай, Менделеев районнарында бергә булдык һәм, уңайлы-уңайсыз шартлар булуга карамастан, Кадыйр шушы тормыш ваклыкларыннан һәрвакыт үзен өстенрәк тоя иде. Ул безгә кайвакыт кырысрак булып күренсә дә, аның күңеле барыбер йомшак иде. Кунакханәләрдә ятканда яки ашханәләрдә сыек кына чәйләр эчеп утырганда, кызлар турында да, казлар турында да, йолдызлар турында да дип әйтсәң дә була, иркенләп сөйләшә торган идек. Мин аның кулга эләккән китапларының һәрбарсын да укып барырга тырышам, һәм шагыйрьнең, Кадыйр Сибгатуллинның, шушы җирдә үзен яшәтеп үстергән табигатьтән аерылмавын тоям һәм шуның өчен бик шатланам. Ул шушы тимер-томыр арасында хәзер яшәсә дә, шәһәр тузаннарын, асфальт кызуларын иснәсә дә, ул барыбер иҗатында һәм үзенең күңеле буларак та барыбер авыл баласы, авыл шагыйре итеп тоям мин аны. Һәм менә ул, минемчә, бу кешенең үзенчәлекле бер сыйфаты, ул аны югалтмасын иде, мин аңа озын гомер телим.
Индира: («Әни», «Башак шавы – тәүге бишек җырым...», «Мәхәббәт», «Шәһәргә» шигырьләрен укый.)
Факил Әмәк: «Агач башын җил бора, адәм башын сүз бора» дигәндәй, шагыйрь иҗатына бер тәнкыйтьченең томанлы тамга сугып куюы, сиксәненче еллар ахырында Кадыйр Сибгатуллинның иҗатына бераз күләгә төшерде. Шагыйрьнең таланты өчен борчылу белдереп, яшьрәк тәнкыйтьчеләр, Кадыйр Сибгатуллин, бүтәннәр кызып китәргә ният кора башлауга гына, ни сәбәпледер, иҗатында сабырлана, сүлпәнәя һәм дә сүзгә юмартлана, көпшәкләнә төште дип белдерә башладылар. Шагыйрь исә иҗат итә бирде. «урынлы-урынсыз» дип, тәнкыйтьчеләр белән сүз көрәштереп вакыт сарыф итмәде. Рух ныклыгы, иҗади кыйблага тугрылык – Кадыйр Сибгатуллин бу төшенчәләрне эш белән раслады.
Ялгышы да күптер – 
тормыш бит ул.
Дөнья һаман булмый уңышлы. 
Ул үзе дә һаман әйтә тора:
бурычлы бит егет, 
бурычлы… – дип яза ул.
Кеше туган халкы, әти-әнисе, үзенең намусы, Җир-ана, бөек галәм каршында һәрвакыт бурычлы, тик бурычларны үз вакытында түләргә генә онытмаска кирәк. «Чын мәгънәсендә олы булган шәхес үз күңеленә тормышның бөтен күренешләреннән алып, кеше рухының иң-иң нечкә талпынышларына кадәр – барысын да, һәммәсен дә сыйдыра алырга тиеш», – ди Нобель премиясе лауреаты Герман Гессе. Бу сүзләр Кадыйр Сибгатуллинның иҗатына шактый туры киләләр сыман.
Кадыйр Сибгатуллин шигърияткә татар шигыренең күп гасырлык традицияләрен саклаган хәлдә килде. Аның эзләнүләре, шигырь өслүбен ватып, вәзем җимереп, үзенчә яңгыраш тудыруда түгел, ә шигъри сүз, сурәтлелек һәм тасвирлауда яңа алымнар табып, шигырьдә үз тавышын яңгыратудан гыйбарәт иде. Янә дә бер сыйфаты – аның халык рухына, халык моңнарына табынуы. Мәсәлән, «Уел» дигән поэмасында ул болай яза:
Тыңлыйк әле, 
тыңлыйк халык җырын,
халык җырын тыңлыйк, 
халык җанын! 
Кадыйр Сибгатуллинның шигырьләрендә фикер, акыл ягы көчлерәк чагыла. Аларны хискә төреп бирә алуда ул билгеле уңышларга ирешә. Хис-фикер бердәмлеге – лириканың аерылгысыз өлеше. Шагыйрьнең уй-хисләре аша бу тормыш күренешләрен тагын да калкурак итеп күрәбез, күңелебез түренә үткәрәбез. Вакыйга-күренешләргә шагыйрь белән бергәләп бәя бирәбез, аларны яклыйбыз, яки кире кагабыз. Укучыларда үз рухына тәңгәл рух, гамь тудыра алу – шагыйрьнең көче дә шунда инде. Хәтта бу көч безне биеклекләргә дә ашкындыра ала:
Ишетәм мин! Гомер буе безне 
кем чакыра? Безгә кем дәшә?
Бар ул анда, бар ул тере җаннар...
Күкләр белән күңел сөйләшә...
Һәр талантның иҗатында этап-баскычлары була. Кадыйр Сибгатуллин «Таңнар, кичәләр» китабы һәм матбугатта соңгы вакытта чыккан шигырьләре белән яңа үрләр яулавын раслады. Поэмалар жанрында да үзен җитлеккән каләм остасы итеп танытты. «Утлар», «Уел», «Хыял», «Туфан белән сөйләшү» кебек поэмалар Кадыйр Сибгатуллин иҗатының эпиклыкка табан йөз тотуын күрсәтә. Поэмаларда фәлсәфи-публицистик тасвирлау үзәккә куела. Мин бу әсәрләр янына элегрәк язылган «Иргә чыкмый калган апалар» һәм 1991 елда дөнья күргән «Ленин мемориалы» әсәрләрен дә өстәр идем.
Гамир: Әйе, Кадыйр Сибгатуллин авыл җырчысы гына, гади шагыйрь генә түгел. Ул татар әдәбиятында мәшһүр Колгали, Мөхәммәдъяр, Сәйфи Сарайлы, Акмулла, Тукай, Такташ, Туфаннарның бөек миссиясен лаеклы дәвам итүче. Буыннар чылбырын бәйләүче чорыбызның олы бер шагыйре.
Индира: ( «Кешеләрнең барын танып йөрим…» шигырен укый.)
Гамир: «Гомерем дулкыннары». Бүгенге көндә татарның күренекле шагыйре булып җитешкән Кадыйр Сибгатуллинның әле генә табадан төшкән яңа китабы әнә шундый мәгънәле исем белән атала. Кырыс тормыш дулкыннары кага-суга булса да шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны гомер дәрьясының 50 яшь дигән тирәнлегенә исән-имин китереп җиткерде. Артта гамәле: эш-гамәлләр, язылган китаплар. Алда – якты хыяллар, олы уй-ниятләр. Исән-имин булып алар да гамәлгә ашырга язсын. Кадыйр Сибгатуллинны гаять тыйнак, ихлас, ачык күңелле, саф шәхес, дидек. Моңа бер генә дәлил: шигырьләрен укып сокланса, табынса да әле шәһәрдәшләребезнең күпчелеге шагыйрьнең ничәмә-ничә еллар буена шушында, Чаллыда яшәп иҗат итүен белми дә торгандыр, дисәк, һич кенә дә ялгыш булмастыр шәт. Әйе, олы шагыйребез безнең үз арабызда. Барлык моң-зарларыбыз, дөньяның бөтен мәшәкатьләрен, ыгы-зыгыларын үз йөрәге аша үткәреп, тормыш-яшәү мәгънәсен безгә тирән фәлсәфәле үлмәс җырга салып, рухи мирасыбыз итеп кайтарып биреп тора.

Сәхифәнең мөхәррире Гамир ГАЙФЕТДИНОВ.
Аудиоязмадан алынды.
1992 ел, 21 февраль. Яр Чаллы. Радио.

Hosted by uCoz