Кадыйр Сибгат схифәсе

Котлы Бөкәштә әдәбиятны яраталар

Балык Бистәсе районында әдәбиятыбызда, сәнгатьтә якты эз калдырган бик күп талантлы шәхесләр туып үскән. Район мәктәпләрендә төбәк әдипләрен өйрәнү эзлекле төстә алып барыла. Шушы көннәрдә Котлы Бөкәш урта мәктәбендә «Җирле төбәк әдипләренең иҗатын өйрәнү» дип исемләнгән республика фәнни-гамәли семинары узды. Анда район мәгариф бүлегеннән Ильвера Касыймова, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, «Авыл офыклары» газетасы баш мөхәррире Минневазыйх Фатыйхов, район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Семинар Балыклы Чүкәйдә туып үскән, район мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә яшәгән күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатын өйрәнүгә багышланган иде.
Семинарның беренче өлешендә мөгаллимнәр шагыйрь иҗатын мәктәптә өйрәнү буенча чыгыш ясадылар. Икенче өлештә «Шушы җирдә бик каласым килә, бер югалмый торган җыр булып» дип исемләнгән әдәби кичә тәкъдим иттеләр. Кичәгә кунак итеп Кадыйр Сибгатуллинның тормыш иптәше Фәния Хамматова, Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы өлкән китапханәчесе, әдәбият музее мөдире Роза Хәмидуллиналар да чакырылган иде. Алар шагыйрь хакында истәлекләре белән уртаклаштылар. Шагыйрьнең иҗатын озак еллар дәвамында өйрәнгән Факил Сафин бу иҗатның үзенчәлекләре хакында сөйләде. Укучылар Кадыйр Сибгатуллинның шигырьләрен, ә мәктәп директоры Нәкыйф Сәләхиев шагыйрь сүзләренә язылган җырны башкарды.
Без Котлы Бөкәштән күтәренкелек, киләчәккә өметләр белән кайттык.

Нур Мөхәммәт
Көмеш кыңгырау. – 2013. – 26 март.


07.03.2013 13:19 Көн темасы
Кичә Котлы Бөкәш мәктәбендә “Җирле төбәк әдипләренең иҗатын өйрәнү” темасына фәнни-гамали Республика семинары узды. Анда Районыбызның татар теле укытучылары, Чаллы шәһәре кунаклары Факил Сафин, Фәния Хамматова, Роза Хамидуллина һәм районыбызның баш мөхәррире Вазыйх Фатыйхов катнаштылар. Әлеге чарадан язмабыз белән газетаның киләсе санында таныша алырсыз.


Oчрашуны оештырган мәктәп директоры Салахиев Накиф Юнусович бик хөрмәткә лаек кеше.

Кулына 1958 елда Кадыйр төзегән "Яшь иҗатчылар" дәфтәрен тотып, балаларча сөенеп чыгыш ясаганы – Олы Солтан мәктәбе директоры Хайруллин Рашат Хадиуллович. Аның да эш планнарында шушындый кичә үткәрү каралган.
Өскә

Hosted by uCoz