Кадыйр Сибгат схифәсе

КАДЫЙР СИБГАТУЛЛИН ШИГЪРИЯТЕ ҺӘМ КИТАП УКУЧЫЛАР

УКУЧЫГА:

«Бер Кадыйр Сибгатуллин иҗаты белән генә дә бөтен бер институтны эшләтеп булыр иде».
Факил САФИН


Танылган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин турында үткән заманда гына искә алырга мәҗбүрбез. Иҗатының иң югары ноктасына җиткәндә генә каләмдәшләрен, шигъриятен яраткан китап укучыларын калдырып, талантлы шагыйребез якты дөньядан китеп тә барды... 1994 елның июнь аенда әдәбият сөючеләр, Чаллы, Татарстан язучылар союзы тыңгысыз каләм иясен югалтты. Әгәр дә ул исән булса, ул безне, шигырь яратучы укучыларын, яңадан-яңа шигырьләре белән шатландырыр иде әле. Әмма язмыш елларны санаулы гына биргән булып чыкты: ул бик иртә дөнья куйды. Шагыйрьнең күңеле сизенгән булса кирәк, бер дә юкка гына гомеренең кыл уртасында «Җиттеләр китәсе көннәр дә», – дип язмас иде:
...Җиттеләр китәсе көннәр дә,
әле сез бәхилләп калмагыз.
Кызарып кояшлар батканда
без киткән якларга карагыз.
Алдан сиземләп әйткән шагыйрь. Ничә еллар инде без шагыйрьне сагынып, аның шигырьләрен кабат-кабат, кайтып-кайтып укыйбыз.
Мин икенче кабат яшим бугай:
Җире бүтән, һава, көн бүтән...
Мондый түгел иде минем гомер,
бер яшәгән идем мин күптән.
Без үлчибез кеше гомерләрен
әнкәсеннән туган көненнән.
Үлә диләр кеше бер мәртәбә,
ничә тапкыр туа – кем белгән?! 
(«Мин икенче кабат яшим бугай...»)
Шәһәребез китапханәләр челтәренә 28 китапханә карый. Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның Татарстан китап нәшриятында 1974 елда дөнья күргән беренче «Әманәт» китабыннан башлап: «Гамь» - 1976 (2 данә), «Авазлар» - 1981 (1данә), «Гомерем дулкыннары» - 1983 (15), «Хыял» - 1986 (1), «Инану» - 1988 (1), «Таңнар, кичәләр» - 1989 (16), «Намазлык» - 1994 (25), «Осенняя весна» - 1999 (27), «Әйтте шагыйрь» - 2002 (27), «Бер ноктада» - 2007 ( 4 ) китаплары да безнең китапханәләребездә бар. Дөресен әйтергә кирәк, данәләре мактанырлык түгел. Бары тик берничә генә мисал китереп китәм. Бер ел дәвамында 2000 китап укучысы булган татар китапханәсендә «Гамь» шигырьләр җыентыгының ике данәдә, «Хыял» шигырьләр җыентыгының бер данәдә булуы, без китапханәчеләргә беренче чиратта кыенлык тудырса, ә мәктәп, кљллият, югары уку йортлары студентлары өчен нинди кыенлык китерүе турында сөйләп тормасам да аңлашыла. Кадыйр Сибгатуллин иҗаты мәктәп укучылары, педагогия көллияте, югары уку йортларында укучы студентлар өчен дә чит-ят түгел. Алар елдан-ел шагыйрьнең шигырьләре белән якыннан танышалар, иҗади эшчәнлеген чагылдырган материаллар белән кызыксыналар.
Шагыйрьнең китапларын китапханәләргә алдыру, туплау өстендә зурдан кубып эшләргә кирәк. Һәм, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин шигъри җыентыкларын киләчәктә Татарстан китап нәшрияты планына кертеп, дәүләт хисабына күпләп чыгару зарур.
«Кадыйр Сибгатуллин чын мәгънәсендә Татарстан шагыйре:
Дулкынга ташланган кызлар күк, 
кырларым күмелгән рәшәгә.
Җырчы да, шагыйрь дә булма ди, 
монда ту, монда үс, яшә дә!
Туган телнең серләрен сизү шундый нечкә ки бу шагыйрьдә, аны башка телләргә күчереп тә булмый кебек. Тукай әйтмешли, туган телдәге алтыннары коелып калыр кебек тоела», – дип язды Хәсән ага Туфан шагыйрь турында.
Кадыйр Сибгатуллин да Хәсән Туфанны ярата, язган-бер шигырен аңа алып килә. Хәсән ага Туфан вафатыннан соң «Туфан белән сөйләшү» поэмасын яза.
«Сөйләшәсе килә:
Туфаннан да
якын кешем бүген юк минем.
Әле ярый аңа гомер биргән.
Әле ярый кайтты...
Яшәде...
Мәгънәләре тулы булмас иде,
ул булмаса, безнең яшәүнең.
Исән килеш ике гомер үтте:
Такташ чорын,
Туфан чорларын», 
– дип язылган юлларны укыйбыз бу поэмада.
Без, китапханәчеләр, Республика күләмендә чыгып килүче журнал битләрендә, танылган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатын бәяләп, кайбер язучыларның инде әдип кенә түгел, укучы буларак та аның турында әйткән сүзләре белән бик еш күзгә-күз очрашабыз һәм андый мәкаләләр, шигъри юллар белән китап укучыларыбызны еш таныштырабыз.
Мәсәлән, Кадыйр Сибгатуллин вафатыннан соң Илдар Юзеев «Яза алмый каләм...» дип исемләнгән ядкарь шигыре багышлый:
Фатиханы бездән
Алган идең, Кадыйр.
Язган идем шулчак:
«Туды, диеп, Шагыйрь!»
...........................................
Фатиханы бездән
Алган идең, Кадыйр.
Яза алмый каләм:
«Китте, диеп, шагыйрь...»
 
Шагыйрьнең иҗатына җылы караш өстәгән һәр каләмдәшенең сүзе укучыга якын: «Аллага шөкер! Көчәнеп язучы эпигоннардан тыш, безнең елларда Такташ, Туфан эстафетасын лаеклы дәвам итүче Кадыйр Сибгатуллин бар әле... » (Фаяз Дунай, 1987 ел, 24 февраль);
«Әгәр дә без дөнья базарына чыгабыз икән, әгәр дә без чит илләр белән аралашачакбыз икән, димәк, мал-туарларыбыз да, башка төр продукцияләребез дә дөнья базарында дан тотарлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Кадыйр Сибгатуллинның иҗаты шундыйлардан» (Нияз Акмал, 1992 ел, 15 февраль);
«К. Сибгатуллин шигырь үлчәвендә татар халкының борынгы бәетләр, дастаннар традициясен дәвам итә, үстерә, баета» (Мөхәммәт Мђһдиев, 1972 ел, 24 ноябрь);
«Кадыйр Сибгатуллинның «Ирләр» исемле шигъри әсәрен укыгач, мин тагын бер тапкыр шул хакыйкатьнең хаклыгына ышандым. Кыска гына әсәр тулы бер повесть материалын сыйдырган. Сугыш чорының реаль күренешләре, авыл кешеләренең героик чыдамлылыгы, солдатлар, толлар, балалар язмышы кино экранындагы кебек күз алдыннан уза һәм тормышта күргәндәй тетрәтә» (Илдар Юзеев, 1973 ел, 20 май);
«Аның шигъри образы бераз моңсу, бераз сагышлы, шулай ук күңелендә тормышны яратудан туган яктылык та, бу дөньяның мәңгелегенә ышанган өмет тә бар. Кадыйр Сибгатуллин шигырьләренә сугыш темасы, тылдагы язмышлар, шул дәвердәге авыл көнкүреше әледән-әле килеп керә. Шул чордан ераклаша барган саен шагыйрь җанга якын итеп, риторикага, купшы, салкын тәгъбирләргә бирелмичә генә, яңадан-яңа шигъри ачышлар ясый. Аның үз темасы, үз җирлеге бар» (Марсель Галиев, 1979 ел, ноябрь).
Мондый истәлекләрне тагын-тагын да дәвам итәргә булыр иде.
Кадыйр Сибгатуллинны үзе туып үскән як, үз чорыннан башка күз алдына китереп булмый. Сугыш чоры, бер кисәк ипигә тилмереп үткән балачак, «әти» дип әйтергә гаҗизләнгән гомер, әниләрнең, үсмерләрнең җилкәләренә төшкән тормыш мәшәкате. Китапханәчеләр күзәтүеннән күренгәнчә, китап укучылар арасында Кадыйр Сибгатуллин шигырьләре шушы чор балалары тарафыннан еш укыла, еш сорала торган китаплар исемлегенә керә, дисәк, бер дә ялгыш булмас. Бик еш алып укыйлар алар бу җыентыкларны. «Ул китапта безнең балачак, яшьлек еллары чагыла» дигән сүзләрен дә еш ишетергә туры килә. Шагыйрь безгә, бай мирас итеп, тирән мәгънәгә ия булган шигырьләрен калдырып китте. Аннан соң шактый сулар акты, вакыт сизелми дә уза тора. Ничә тапкыр китап күзәтүләре, күпме мәртәбә китап күргәзмәләре ясалды икән. Каталогларыбызда Кадыйр Сибгатуллин иҗатын бәяләп ничә данә карточкалар язылып урнаштырылды икән... Санап китсәң, алар бихисап. Еллар дәвамында танылган шагыйрь хөрмәтенә багышлап шәһәр китапханәләрендә ничәмә-ничә истәлекле, моңсу кичәләр үтте икән.
Шәһәребез үзәк китапханәсендә шагыйрьгә 65 ел тулу уңае белән шәһәркүләм искә алу кичәсе үткәрелде. Ул шагыйрьнең «Без китәбез кабат туар өчен» дип язып калдырган шигъри юллары исеме астында барды.
Һәр үткәрелгән кичә якташлары, хезмәттәшләре, шигырь сөюче укучылар катнашында, истәлекләр белән үрелеп уза, яраткан җырчыларыбыз тарафыннан аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгыратыла.
Кадыйр Сибгатуллин иҗатына кагылышлы куанычлы вакыйгалар еш күзәтелә. Быел да, юбиляр шагыйрьләр иҗатына багышланган, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләрнең шәһәркүләм бәйгесендә туксанга якын катнашкан укучының иллесеннән күбесе Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Бәйге шартлары буенча алар ике телдә: рус һәм татар телләрендә яңгырады. Бигрәк тә «Дога», «Молитва», «Намаз», «Девушки-вдовы», «Ирләр елый», «Опадают зеленые листья», «Яшел килеш яфрак коела», «Адашкан поши баласы» кебек шигырьләрне мәктәп, лицей укучылары, көллият, югары уку йортлары студентлары күңелләрне тетрәндереп, соклангыч итеп укыдылар.
Шәһәркүләм бәйгеләрдә, кичәләрдә Кадыйр Сибгатуллинның шигырьләре укучылар тарафыннан яратылып укыла икән – бу сөенечле хәл. Шагыйрьнең шигъри тәлгәшләре шигърият яратучы укучыларыбызны елмаерга этәрә, күңелләрне сафландыра, нурлы итә. Ул нурландырып, сафландырып кына калдырмый, яшь каләм осталарын шигъри юллар язарга этәрә.
Чаллы Язучылар оешмасы каршында эшләп килгән «Ләйсән» әдәбият иҗат берләшмәсендә чыныгу алып, шәһәребездә яшәп иҗат итүче бик күп яшь шагыйрьләр үзләренең остазлары итеп Кадыйр Сибгатуллинны саныйлар. Шундыйлардан яшь шагыйрь Айрат Суфияновның «Кылычлы җил» исеме астында чыккан беренче шигъри җыентыгына шагыйрь истәлегенә «Яшәде шагыйрь, яши дә!» дип исемләнгән шигыре урын алган:
«Хаклыгын тойган горурлык
Җырында кайта икән.
Үтеп вакыт иләгеннән
Таң булып ата икән»
– дип яза Айрат, шагыйрь өчен горурланып. Шәһәребездә яшәп иҗат итеп якты дөньядан иртә китеп барган яшь шагыйребез Наил Нәҗми дә үзенең «Соңгы җырым» шигъри ќыентыгын «Кадыйр абый китапларын Коръәнгә тиң итеп укыйм» дигән сүзләр язып бүләк итә торган булган. Бу талантлы шагыйрьнең дә шул китабындагы бер шигыреннән өзек укып китәсе килә:
«...Исмәле, җил, зәһәрләнеп, елап исмә,
Йөрәгемне парә-парә итеп кисмә.
Бу җыруым синең көчне мактау түгел,
Җилсез дә бит зилзиләле бүген күңел».
Тормыш кырыслыгы шагыйрьнең канына сеңгән, ләкин иманын, шигърияткә булган мәхәббәтен сындырмаган. Шагыйрьнең шигырьләре үзгә. Композиторларыбыз бик күп шигырьләренә көй язганнар. Яраткан җырчыларыбыз Дания Сибгатуллина, Нүрия Хәйруллина, Фирдания Гисмәтуллина, Илгиз Закиров, Азат Хөсәенов, Альберт Салихов һ.б. тарафыннан шагыйрьнең җырларын һәрдаим ишетеп торабыз.
Шагыйрьләребез иҗатын өйрәнгәндә яңадан яңа алымнар эзлибез. Китап күргәзмәсе янында әңгәмәләр, экскурсияләр үткәрү традициягә әйләнде, шәһәребез радиосы аша шагыйрьнең иҗатын бәяләп китапханәчеләр тарафыннан чыгышлар, «Китап тәкъдир итү» алымы да бик уңышлы кулланыла.
Шагыйрь иҗатын өйрәнү соңгы елларда республикакүләм масштаб алды. 2007 нче елның апрель аенда «ХХ гасырның 70 – 90 нчы еллар татар поэзиясе контекстында Кадыйр Сибгатуллин иҗаты» дигән темага Республика фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Бу чараны оештыручы – шагыйрь иҗатын дистә еллар дәвамында өйрәнүче язучы һәм шагыйрь Факил Сафин. Ә инде шул елның май аенда Факил Сафин «Кадыйр Сибгатуллинның иҗат дөньясы» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Шәһәребездә яшәп иҗат иткән әдипнең иҗатын һәм тормыш юлын фәнни рәвештә тиешле югарылыгында яктырткан конференция материаллары аерым җыентык итеп бастырылып чыкты һәм китапханәләргә таратылды, ул Кадыйр Сибгатуллин иҗатын өйрәнүчеләр өчен иң мөһим чыганак булып тора.
Мин, китапханәче буларак, хәзерге халәттән чыгып караганда, Кадыйр Сибгатуллинның иҗаты күп гасырлар яратылып укылыр дип ышанам. Билгеле, китаплары бүгенгедәй чыгып торса, ә китап яшәгәч, аның шигъриятен яратып укыган укучылар барында, шагыйрь үзе дә яши дигән сүз. Кадыйр Сибгатуллин шигърият яратучы укучылар күңелендә мәңге яшәр дигән теләктә булыйк.
Талантлы шагыйрьнең иҗаты мәңгелек!

Роза ХӘМИДУЛЛИНА,
Муса Җәлил исемендәге Яр Чаллы шәһәр үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе.

Өскә

Hosted by uCoz