Кадыйр Сибгат схифәсе

ШАГЫЙРЬНЕҢ КЫСКАЧА БИОГРАФИЯСЕ

Миңкадыйр Һидият улы Сибгатуллин (әдәби тәхәллүсе Кадыйр Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Советлар Союзы Татарстан автономияле Республикасының Корноухово (хәзерге Балык Бистәсе) районы Балыклы Чүкәй авылында туа.
Әтисе Һидиятулла Сибгатуллин Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәрендә үк сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Әнисе Миңзифа Шәмсевәлиева үз авылы Кече Укмаска кайтып китә. Миңкадыйрның балалык еллары Кече Атмас (хәзерге Кече Укмас) авылында әнисе һәм икенче атадан туган абыйсы Вахит Вәлиев гаиләсе белән бергә бабасы Шәмсевәли һәм әбисе Мәгъфүзә йортында яшәп үтә.
Миңкадыйр укырга керер алдыннан гына Балык Бистәсе районының берләштерелгән Хәрби комиссариатыннан әтисенең сугышта хәбәрсез югалуы турында язылган кәгазьне юллап алалар. Әнисе кулына бирелгән бу кәгазьдә: «Ваш муж солдат Сибгатуллин Идятулла Уроженец д. Б.Чукаева Корноуховский район ТАССР находясь на фронте пропал безвисти в январе 1942 года», – дип язылган бердәнбер хәбәр.

«Вафат дигән хәбәр җиңел түгел, 
күнәсеңдер  күнгән кадәре. 
Өметеңне өзми ялгап тора 
«хәбәрсез юк» дигән хәбәре», 
– дип язар соңыннан (1975) ятим үскән, инде шагыйрь булып җитлеккән уллары Миңкадыйр Сибгатуллин.
1949 елда Миңкадыйр Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы башлангыч мәктәбенә укырга керә, 1953 елда аны тәмамлап, ике чакрымда гына булган күршедәге Яншык авылы җидееллык мәктәбенә килә. Көзен-кышын табигатьнең көйсез көннәрендә ул мәгърифәтче Миргазиз Укмасыйда белем алган укытучы, классташы Илгизнең әтисе Рәүф Шәриповлар гаиләсендә кунып кала торган була. «Шулай, мактанырлык урын юк, диген, ә? Китап туздырып, вакыт уздырып йөрисезме? Элегрәк булса, белер идегез укуның кадерен», – дип, үтемле генә шелтәләп тә алгалый торган булган ул малайларны. Алар белән якыннан аралашу Миңкадыйрның белемгә омтылуына бер этәргеч булгандыр, дияргә нигез бар.
1957 елда ул мәктәпне тәмамлаганнан соң унбиш чакрым ераклыктагы Олы Солтан авылы урта мәктәбенә йөреп укырга туры килә. Аны 1960 елда тәмамлый.
Туган як авыллары: Балык Бистәсе, Иске Арыш, Яңа Арыш, Кече Укмас, Балыклы Чүкәй, Анатыш, Котлы Бөкәш, Олы Солтан... Табигать иркәләве, күңелнең мөлдерәмә гүзәллеге, яшьлек... Мондый күзәтүләр, әлбәттә, шигырь юллары булып шыталар:
Телләргә гүзәл җыр салынган.
Асыл моң сеңгән бу якларга.
Иң гади, 
иң бөек сүзләрне 
без монда өйрәндек ятларга.   
  
(«Кырларым  күмелгән  рәшәгә»)
1960 елда чыккан Балык Бистәсе «Октябрь юлы» газетасындагы язучы Рәшит Гариповның «Башланган җыр дәвам итсен» дип исемләнгән күләмле генә бер мәкаләсендә әле 9 сыйныф укучысы гына булган бу шагыйрьгә күп өметләр баглап, шундый юллар язылган: «Бу яшь авторның үзенә генә хас тавышы, үзенә генә хас шигъри темалары бар. Һәм болар формалаша, ныгый баралар».
1960 – 1962 елларда Казан шәһәренең 4 номерлы техник училищесында укып электромонтер һөнәренә ия була Миңкадыйр. Аннан соң ул Казан органик-синтез заводында электромонтер булып эшкә урнаша.
1962 елның ноябрь аенда Миңкадыйр армия хезмәтенә алына.
1965 елның декабрь аеннан алып 1966 елның апрель аена кадәр яңадан Казан органик-синтез заводында эшли.
1966 елда Казаннан үз районына кайта, һәм шул елның 12 апреленнән башлап 1978 елның 20 июненә кадәр ул туган ягы Балык Бистәсе районында чыга торган «Октябрь юлы» газетасында әдәби хезмәткәр, өлкән әдәби хезмәткәр була, озак еллар хатлар бүлеген җитәкли, берара типографиядә цех башлыгы да булып эшләп ала. Үзе сөйләве буенча, гомеренең иң матур еллары Балык Бистәсендә эшләгән чаклары. Ул монда зур тормыш мәктәбен үтә. Әдәбият дөньясында кайнаша. Татар халкының күренекле шәхесләре белән аралаша, кайсын якыннан күреп, кайсыберләре белән хат аша. Балык Бистәсе районында әдәби атналыклар оештырылып тора.
Габдрахман Минский, Мәрзия Фәйзуллина, Барлас Камалов, Әхсән Баян, Гәрәй Рәхим, Фаил Шәфигуллин кебек иҗат әһелләре белән тыгыз элемтә урнаша. Килгән хатларны югалтмый саклый ул. Шулар арасында Садри М. 21.11.1966), Хәким С. (1967), Әхмәтҗанов Р. (01.02.1967), Фәйзуллин Р. (21.04.1967, 24.08.1972), Мостаев Н. (13.09.1967), Гаффаров Ә. (06.01.1968), Гәрәй Р. (26.11.1968), Рафиков М. (17.12.1968), Сабитов Г. (20.10.1969), Туфан Х. (10.03.1970, 26.04.1971), Садретдинов Ш. (17.05.1971), Юзеев И. (27.07.1971), Мәһдиев М. (16.09.1972), Кашапов Г. (4.11.1972, 9.12.1972), Сарьян Х. (28.12.1972, 08.05.1976), Маннур Ш. (10.03.1973, 03.03.1976), Җәләй Х. (08.06.1976), Галиев Ә. (1976) һәм башка бик күпләрнең хатлары шул чор әдәбият казанының телсез шаһитлары дип атарга була.
Читтән торып, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый (1962 – 1972 еллар). 1969 елда яшь шагыйрьләрнең Татарстан китап нәшриятында чыккан «Беренче карлыгачлар», 1972 елда «Юл башы» дип исемләнгән җыентыкларында Кадыйр Сибгатуллинның тәүге шигырьләре басылып чыга.
1976 елда «Социалистик Татарстан» газетасының 16 май санында: «Аның күңеле авыл һәм авылдашларына, туган ягына: басулары-болыннарына, чәчәкләре-тигәнәкләренә кадәр ярату хисләре белән тулы булып, сүзләре тел очыннан сибелергә тора»,– дип яза Хәмзә Зарипов шагыйрьнең беренче «Әманәт», «Гамь» дип исемләнгән төп басма китаплары чыккач.
Ә соңрак, 1999 елда, язучы, шагыйрь Факил Сафин, шагыйрьнең туган якларында булып кайткач, болай дип язды: «Безнең замандашыбыз Кадыйр Сибгатуллинның җанында туган як гүзәллеге исә илаһи хис – мәхәббәт белән үрелеп, җырга әверелә:
Нурлар суга төшә сынып-сынып, 
балкып китә дулкын суларда.
Ташка бәрелеп вак тамчылар оча,
кулын суза кызый шуларга... 
Укмасый язган «Таң» шигыреннән соң, ким дигәндә, җитмеш ел үткәч язылган. Әмма туган якны сагыну бер. Көнне һәм кешелекне уяткан тылсымлы манзарага – таңга табыну бер».
1978 елдан Кадыйр Сибгатуллин СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
1978 елда Кадыйр гаиләсен алып Балык Бистәсеннән Яр Чаллыга күченеп килә. Шушы елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр шагыйрь шунда яшәп иҗат итә.
Ул «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе белән бүләкләнә.
Кадыйр бер генә эштән дә тайчынып тормый, шуңа да аның тормыш тәҗрибәсе зур, шуңа да аның иҗат палитрасы төсләргә бай.
1978 елның июненнән 1980 елның августына кадәр Чаллы шәһәре янындагы «Весенний» яшелчә совхозында блок операторы, аннан соң инструктор-методист булып эшли. Бу елларда совхоз директоры, Хезмәт Герое Равил Мифтах улы Низаметдинов белән эшләү, гади халык арасында хезмәттә булу, озак еллар эшләгән авыл җире газетасыннан аерылып килгән шагыйрьнең үзен дә күпмедер дәрәҗәдә тынычландырып, зур төзелеш барган тимер-бетон шәһәргә акрынлап ияләшергә булыша. Чаллыдагы язучылар да еш кына аны шул совхозда балчык, тирес, ашламалар белән тулы теплицалар, торба-корылмалар, яшел түтәлләр яныннан эзләп табарга күнегеп китәләр. Монда эшләү тәэсирендә аның 1980 елны Татар китап нәшриятында «Бездә ел буе җәй» китабы басылып чыга.
1981 елның февраленнән сентябрьгә кадәр шәһәрнең йорт төзелеше комбинатында инженер штатында булып ала. Анда комбинат директоры Марат Бибишев белән якыннан танышып, аның турында китап язу өчен материаллар туплый: борынгы агач йортлар җимерелеп, яңа бетон йортлар калка – «таш үсә». Бөек төзүче турындагы әсәр тәмамланмый калса да, «Хыял» поэмасы башлыча шул вакыттагы язмалар нигезендә язылган: pre> Яңа җырлар килә, кушыла тора, куәтләнә, ныгый Чаллы җыры. Бозылмый көй, чөнки гигант хорның гигант кеше өлкән дирижеры. Зур «КамАЗ»лар арта барган саен табигать кануннарына зыян килүенә борчыла шагыйрь күңеле:
Озатабыз
яңа машиналар...
һәм башкалар китә, һәм башкалар... – 
дип, сыкранып язган юллары бар. Бу елларда шагыйрь КамАЗ, Яңа Чаллы төзелеше турында зур поэма язып, 1986 елда «Хыял» китабын бастырып чыгара. Анда:
Буш димәгез. Яңа «КамАЗ»ларның 
әрҗәләре шыплап-шыплап тулган.
Җиребезнең җан җылысын төяп 
озатабыз сезгә яңа юлдан.
Буш димәгез. Яңа «КамАЗ»ларның
әрҗәләре тулы асыл маллар.
Бушатыгыз! Анда безнең гомер:
безнең көннәр,  
                       төннәр, 
                                  кичләр, 
                                             таңнар!  
– дигән юлларны укыйбыз.
1984 елның сентябрь аеннан 1991 елның августына кадәр ул Татарстан Язучылар Союзының матур әдәбиятны пропагандалау бюросының Чаллыдагы вәкиле булып эшли. Ул чорда һәр башкарган эш, башка язучылар белән дә бергәләп, шәһәрдә, тирә як районнарда (Алабуга, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Мамадыш, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Тукай) әдәбият, сәнгать, культура-агарту эшләрен киң җәелдереп халыкның рухын күтәрү, киләчәккә матур омтылыш белән яшәтү максатыннан башкарыла. 1980 елда Чаллыда Язучылар оешмасы ачылганнан соң ук башланган бу эш тагын да җанланыбрак китә. Көндезләрен кешенең эшләгән җирләрендә: КамАЗ, Камгэсэнергострой төзелешләре, завод, сәүдә нокталары, мәктәпләр, авылларның кыр станнары, ындыр табакларында, ә кичләрен яшәгән урыннарында: вакытлыча корылган «Автозаводец», «Колосок», «Литейный», «Пятая площадка» вагон шәһәрчекләре, клублар, күпсанлы тулай торакларда китап укучылар белән даими очрашулар үткәрелә ул елларда. Һәр минут кадерле, һәр кеше кадерле чаклар! Әмма, тормыш та беркөйгә генә бармый, Кадыйр берзаман кинәт авырып китә. Шулчак һичшиксез тереләчәгенә ышаныч белдергән дусларыннан кызыклы гына хатлар килә аңа:

«Шау-гөр килеп торган мәйданнар безнеке. Көрәшләр – тормышлар алда әле. Тизрәк чык әле бульнистән, тизрәк чык! Мәхмүт дус белән Лениногорск якларына кунакка килегез, чыгышлар – кичәләр, бәйрәмнәр оештырырбыз. Бер җилкенеп, халык күңеле өчен гөрләшеп алырбыз. Чын күңелдән ихтирам вә сәламнәр белән: Разим ВӘЛИУЛЛИН.
P.S. Син, Кадыйр, нишләп больниста ятасың, дивана! Ярамый, закон кушмый! Әйдә, тизрәк терел дә эшкә башла! Яшәсен без! Шамил БИКЧУРИН. 17/I-83».

Ике катлаулы операция кичергән, инде, үлә калса соңгы сурәтен төшереп алып каласы иде, дип, аның тирәсендә фотокорреспондентлар да кайнаша башлый. Ә ул һаман яшәренә, язарына нык ышанып, авыруларны, андагы вакыйгаларны күзәтеп көндәлек дәфтәренә терки бара:

«17 сентябрь 1982. Беренче операция 7 сәгать. Температура белән, ашамаган 3 көн. Операциядән соң беренче аңга килү: бер генә җирне дә кыймылдатып булмый, сүз әйтергә авыз ачылмый, тел әйләнми. Таҗиев белән Сигалның йөргәнен, сөйләшкәннәрен ишетәм:
– Лишь бы без неприятностей, лишь бы без неприятностей кончилось все, – ди Сигал кат-кат.
– Да, да...
Әле алар мине уянмаган диеп уйлыйлар. Операционныйда беркем дә бүтән юк бугай. Таҗиев минем янга килә, яңакларга чапкалый, мине ишетми, аңламый дип уйлый, күрәсең:
– Кадыйр, Сибгатуллин, ишетәсеңме, дәш миңа.
Мин бик дәшәсе, ләкин бернәрсәне дә хәрәкәтләндереп булмый. Әзрәк кулларга хәл керде, кымшатып карыйм, бәйләнгәннәр икән әле».


Инде алгарак китеп әйтсәк: «Кадыйр үлмәскә тырышты, физически дә, иҗаты белән дә мәңгелек шагыйрь булып исән калды», – дияр язучы Нәҗип Мәдияров бер искә алу кичәсендә (1997 ел, 15 февраль).
1991 нче елның июль, август айларында Кадыйр яңа оешып килә торган «Аргамак» журналында бүлек мөдире булып «Һәр шагыйрьдән бер шигырь» сәхифәсен әзерли, шул елның августыннан алып 1993 елга кадәр Яр Чаллы Язучылар оешмасында әдәби консультант хезмәтендә була. Бу еллар аның чын мәгънәсендә «шигърият сакчысы» икәнен тулысынча раслаган чаклары дип әйтергә урын бар. Матбугатларда да әйтелгәнчә, үз мәктәбен булдырган үзенчәлекле талант, өметле күренгән күп кенә каләм ияләренә үзенең ярдәмен кызганмый, аларга юл ярырга омтылып яши. Башкаларга язган рецензияләрдә шигырьнең иң нечкә кылларын, иҗатының иң әһәмиятле якларын күрсәтергә тырыша, яшьме-картмы, ул авторның рухын сүндермичә үз иҗаты өстендә җаваплылык сизеп эшләргә, кабаттан да яза алырына ышаныч калдыра. Әгәр инде каләм чарлаучылар арасында сәләтләре чамалы булган әрсезләр ишәя башласа, ул аларга шигъриятнең намус эше икәнен кайсысына бик кискен, кайсысына бик итагатьле итеп кенә дә аңлатырга тырыша, «Туфан белән сөйләшү» исемле поэмасында язганча:
Бүген баш тарт, көчең  җитмәс булса 
шул  мәйданда урын алырга.
Рөхсәт итмәс намус шигъриятнең 
теләнчесе булып калырга!
Холкын белгәннәр хәтерлидер, үзе өнәмәгән әңгәмәчесен ул ярты сүздә кылт туктатып, кискен генә: «Сау бул»! – дип, ишеккә таба алып барыр, никадәр генә тырышсалар да әңгәмәне ялгап китәргә, шул ук: «Сау бул!» булыр. «Аяк астында ул шигырь, шуны өскә күтәрергә кирәк, – дип кабатлый иде ул еш кына – көчәнеп түгел, үз йөрәгеңнән үткәреп». Шигырь язуны «газаплы бәхет»кә санап, зур җаваплылык хисләре белән шундый юллар язып калдырган шагыйрь:
Адарындык инде гомер итәргә, 
Җир-ананың әманәтен үтәргә.
Суык таштан кояш ясый алмасак,
без үткәндә үлән шытып калмаса, 
йөрәктәге йөрәкләргә күчмәсә, 
безнең сүздән кеше рухы үсмәсә, 
бәхет теләп текәлмәсә кешеләр, 
яшәде дип безнең хакта кем сөйләр!
Остаз буларак, ул үз шәкертләренең китапларын чыгару өчен дә төрле юллар эзли, алар өчен көенә, сөенә дә. Данис Хәйруллинның яза белеп язганына соклана, Альберт Сафинның «Күз карашы» белән горурлана, «шигырь чире» белән дуамалланып йөргән Галинур Нәбиевка да үз ышанычын белдерә. Һаваларга ашып, балаларча очына-очына, каты кычкырып сөйли иде Галинур тыңлаучысы булса, Кадыйр карап-карап тора да: «Ничә яшьтә дип беләсең бу кешене, кырык бит инде», – ди, яратып.
Балык Бистәсендә эшләгән чорларында булсын, Чаллыда яшәгәндә булсын, күрешә алмаганда Кадыйрның киңәшләрен хат аша алу мөмкинлеген эзләгәннәр дә байтак булалар. Мәсәлән, язучы Вахит Имамовның 1975 - 1985 еллар арасында язган ике дистәгә якын хаты барлыгы билгеле. Мисалга тагын Газиз Кашаповның Чиләбедән язган күпсанлы озын-озын хатларының кайсыберләреннән өзекләр китерергә була:

« 4/11/72: Кадыйр дус! Сиңа кайнар сәлам Уралдан.
...Үзем турында азрак. 1962 елдан Совет Армиясендә. Башта сержантлар мәктәбе, аннан хәрби училищены бетердем. Тын Океан, Амур ярларында йөрдем, Мәгърур Байкалга сокланып карап йөрдем, салкын суында коендым, Урта Азиядә 1965 елдан Кара-ком чүлендә бер генә километр шуышмадым. Аму һәм Сыр-Дәрьяларда балык та тотып йөрдем. 1969 елның язгы айларында бер чик буенда мине һәлакәт куып җитте... шуннан бирле аның кочагында.
Шәһәрдәге татар - башкорт китапханәсенә йөрим, баргалыйм. Анда әдәби берләшмә дигән «конторка» бар икән.
Шигырьләр укыйлар. Дворецларда, биредә бит татар-башкорт күп, чыгышлар ясыйлар, область районнарына да чыгалар. Ну мин 10 айга бер генә эләгәм. Аңа да чиксез шат. Соңгы ел эчендә күп кенә татар әдәбияты яңалыклары белән таныштым. Элек бит мин 1951-1970 елларда полностью отключился было. Хәзер инде куып кара... Һаман да шулай шигырьләргә гашыйкмын.
«Казан утлары»нда укыдым синең шигырьләреңне. Миңа ошадылар. ...Әгәр дә дус итсәң, мине татар әдәбияты яңалыкларына алып бар.
Апрель 1973: Саумы, Кадыйр! Хатыңны алдым. Зур рәхмәт минем шигырь диеп атаган әйберләремне, вакыт табып, шундый анализ ясавыңа. Юк. Юк. Син уйлама, мин сиңа туры сүз өчен ничек ачуланыйм ди? Дөрес, туры сүз ул ачы була, ләкин дошманның төче сүзләренә мин аларны алмаштырмас идем. Миңа әле бер кеше дә, бер редакциядән дә шундый иттереп язганы булмады, просто, «шигырегез теге яки бу яктан йомшак» и вәссәлам. Син беренче. Шундый хаттан соң баш күтәреп сулыш ала башлаганчы вакыт үтәр үтүен. Ләкин ул вакыт бушка үтмәс. Берәр төрле карар килеп чыгар. Рәхмәт Кадыйр, чын күңелдән».


1993 елның гыйнварыннан май аена кадәр Яр Чаллы шәһәре Татар дәүләт яшьләр театрында әдәбият мәсьәләләре буенча режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1993 елның июлендә аны Яр Чаллы шәһәренең Татарстан Республикасы дәүләт кинематографиясе комитеты каршында оешып килүче «Ак бүре» киностудиясенә эшкә чакырып алалар. Бу елда аның язган әсәре буенча шәһәребездә беренче мәртәбә татарча «Иманга кайту» исемле публицистик документаль фильм төшерелә (директоры Т. Гыймалетдинов, режиссеры Н.Гафиев). «Шагыйрь уйланулары» титры астында чыгып, аның төп персонажы да ул үзе була. Татарстанның мәшһүр артисты Ирек Баһманов аһәңе белән яңгыраткан фильм шушылай башлана:

«Уйландыра торган замана. Күңеле, җаны булган кеше бүген тыныч кына яши алмый. Кешеләрнең тормышка ышанычы какшаган еллар бу. Соңгы вакытларда күңел аеруча тынгысыз. Сәбәпләре артык күп шул. Вакыт арткан саен алар арта гына тора. Мөстәкыйль дәүләтебез дә аякка басып бара кебек. Ул мөстәкыйльлек тә әлегә кыл өстендә. Мәскәү әле кулын якадан алмаган».

Тормышны, кешеләрне ярату, яшәүгә омтылыш көчле иде Кадыйрда. Әмма, дөньяның бар моңын-сагышын, шатлыгын-хәсрәтен, һәр ваклыгын, табыш-югалтуларын үзенең нечкә күзәнәкләре аша үткәреп торучы йөрәк шагыйрьдә дә ул берәү генә, нужа-гамьнәр артыкка киткәндә аның шартлавыннан кемнәр котыла алган соң әле?
Ул, Казанда узган язучыларның XII - корылтаеннан Чаллыга кайткан юлда автобуста, каләмдәшләре арасында, 1994 елның 4 июнендә кинәт вафат булды. Кабере туган ягы Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында.
«Кычкырасы килә Илгә: моңнар китә, карап калыгыз!» – дигән сүзләрен укыйбыз да, аны үзенә үк багышлап, шушы җавапны юллыйбыз: «Моңнар китәләр – хәтер исән! Шагыйрь исән!»

Фәния ХАММАТОВА,
Яр-Чаллы, 2007 ел.
Өскә

Hosted by uCoz