Кадыйр Сибгат схифәсе

ЭФИРДАН КАЙТАВАЗ:

Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышлана

Аудиоязмадан алынды.
Алмаз: Хәерле иртә, хөрмәтле радио тыңлаучылар. Әдәби драматик тапшыруыбызны башлыйбыз. Быел иҗатлары Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән әдипләр арасында без Кадыйр Сибгатуллин исемен дә ишеттек. Бүгенге тапшыруыбыз Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышлана. Радиостудиядә шагыйрьнең каләмдәше Нияз Акмал һәм әдәби тапшырулар редакторы Алмаз Мөхәммәдиев.
Нияз әфәнде, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган тапшыруыбызга нәкъ менә сезне чакыруыбыз юкка гына түгел. Беренчедән, сез кайчандыр, әле 70 нче еллар азагында ук «Идел» альманахында Кадыйр Сибгатуллин иҗаты хакында язып чыккан булгансыз һәм аны иң үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе дип бәяләгәнсез. Икенчедән, сез Кадыйр Сибгатуллинның иҗатын гына түгел, үзен дә шәхес буларак яхшы беләсез. Өченчедән, инде гомумән, шигърияткә битараф кала алмаган кеше буларак, Кадыйр Сибгатуллин иҗаты турында радио тыңлаучыларга әйтер сүзләрегез, әйтер фикерләрегез бардыр дип уйлыйм.
Нияз: Бүгенге көндә шигырь хакында, шигърият хакында сүз алып бару гаять кыен бер эш. Моның сәбәпләрен, Алмаз, сез үзегез дә яхшы беләсез. Моның сәбәпләрен сизгер күңелле кешеләр, хәбәрдар кешеләр аңлый, төшенәләр. Рухи кыйммәтләрнең бер төстән икенче төскә күчеп торуы, сәясәтчеләрнең сәхнә уены, алар алып барган гомум башбаштаклык һәм гомум буталчыклык читтән кергән товарлар белән кергән киноинтервенция, детектив әдәбият интервенциясе булу, телевидениенең кеше башын төрле очсыз, җиңелчә тапшырулар белән сыегайтуы, һәм башка сәбәпләр шигырь алдында да, шагыйрьләр алдында да җитди кыенлыклар тудыра. Шигырьне кабул итү өчен йөрәкнең дә тере булуы, хиснең гаять сизгер булуы кирәк бит. Ә соңгы вакытта кеше күңелен, кеше акылын чәйнәп каптырганны йотарга күнектерү, кем әйтмешли, кешене көтүдәге бер сарык итү процессы бара. Шигырь турында сүз йөртү кыен, дидем. Ләкин, шундый бер вакытта да мин, һич икеләнмичә, Кадыйр Сибгатуллин шигырьләренә мөрәҗәгать итә алам. Чөнки халык күңелендә, димәк, шигърияттә дә, үзгәрми торган, мәңгелеккә йөз тоткан даими һәм дәвамлы булган рухи кыйммәтләр бар. Гасырлар дәвамында, рухи үлемгә хөкем ителгән бер заманнарда да, халык әнә шул дәвамлы кыйммәтләр бәрабәренә исән калган. Әнә шул кыйммәтләрне сизгер тойган шагыйрьләрнең иҗаты сәяси кысалардан, заман һәм чор кысаларыннан, тормышның аерым холык-фигыльләреннән өстен булып калган. Аларның иҗаты һәр чорда кеше күңеле өчен җан азыгына әверелгән. Кадыйр Сибгатуллин әнә шундый шагыйрьләрдән.
Алмаз: «Идел» альманахында чыккан язмагызда сез аның «Әманәт» һәм «Гамь» исемле китаплары турында сүз алып баргансыз. Ул вакытлардан соң инде шагыйрьнең яңа китаплары, яңа җыентыклары чыкты, һәм, менә, Кадыйр Сибгатуллинның «Таңнар, кичәләр» дигән яңа китабы Тукай бүләгенә тәкъдим итү өчен күрсәтелде.
Нияз: «Әманәт» китабын, «Гамь» исемле китапны искә төшереп бик дөрес эшләдегез. Әлеге китаплар турындагы язмам минем Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган бердәнбер язмам булып калган. Бүген дә мин сүзне нәкъ шул китаплардан, «Әманәт»тәге һәм «Гамь»дәге кайбер шигырьләрдән башларга теләр идем. Гомумән, шагыйрьләр турында, әдипләр турында сүз алып барганда, аларның иҗатлары турында сүз алып барганда, гүяки аерым бер әсәргә генә тукталу дөрес түгел дип уйлыйм. Чөнки, иҗат юлы бербөтен, ул бер-беренә бик тә тыгыз бәйләнгән күренешләрдән, бер-береннән аерылгысыз халәтләрдән тора. Менә, хәзер дә, минем күз алдымда шагыйрь тарафыннан күп еллар элек язылган, укучыда бәлки башка төрлерәк кичерешләр, башкачарак хисләр тудырган бер шигырь бүгенге көнебездә үтә дә аваздаш түгелме? Мин аның кайбер юлларын хәтергә төшерергә телим.
Әллә уйнап, әллә безне сынап,
әллә дулап чаба бу атлар.
Зилзиләдә басып торабыз күк,
егылышып ята зуратлар.
И, ыргылды атлар басуларга, 
тышауларын өзеп чаптылар. 
Бәкәлләре сынып-сынып кала, 
Күзләрендә – кайнар чаткылар.
Әгәр дә мин кайбер сүзләрне алыштырсам, бутап әйтсәм, шагыйрь үзе дә, аны яратып укучылар да мине гафу итсен. Бу тапшыруга мин «Әманәт» китабын да, «Гамь» китабын да табып китерә алмадым. Кибетләрдә юк. Шуңа күрә, яттан, хәтердә калганча гына укыйм. Хәер, монысы сүз уңаеннан. Ә төп сүз бит шигырьнең үзе турында. Болында атлар көтеп йөргән малайлык вакытын бер сурәт итеп алган да, шагыйрь шушы сурәтне халык язмышына салган. Әйе, безнең халык язмышында ат иярләү, ат менү аерым бер символга ия. Хәтта, шундый гыйбәрә дә бар: «җәяүлегә калган татар» дип әйтәләр. Татар өчен иярдән егылу, җәяүлегә калу – иң зур хурлык. Кадыйр Сибгатуллинның шигырен дәвам итик:
Баш астында яшел түшәк икән, 
юрганым да яшел икән… дим. 
Кочагында ятып, бу болынны 
төштә күреп ятам икән мин.
…Чабышлар да башка, «тайлар» башка, 
бормаланып беткән тугайлар…
Кешни- кешни борылып килмәс инде,
без егылып калсак бу «тайлар».
Шулай. Атлар бүтән, узышчылар да бүтән, тугайлар, язмыш тугайлары боргаланып беткән. Ә безнең бүгенге көнебез нәкъ шулай түгелмени? Әмма, әйткәнемчә, шагыйрь өчен мәңге искерми торган рухи кыйммәтләр исән кала. Шуңа күрә дә, бүгенге буталчык чорда яшәү мәгънәсен, аның төсмерен юарга теләмәгән, җан азыгы табарга теләгән кешеләргә мин нәкъ менә Кадыйр Сибгатуллин иҗатына йөз тотарга киңәш итәр идем.
Алмаз: Хәзер мин бер кызыклы язма тәкъдим итәргә телим. Ул, мөгаен, сезнең өчен дә, Кадыйр абый Сибгатуллин өчен дә, аның укучылары өчен дә нәни генә бер сюрприз булыр. Чөнки, ул моннан нәкъ 24 ел элек 1969 елда яздырып алынган һәм хәзерге көндә Татарстан радиосы фондында саклана. Әйткәнемчә, моннан 24 ел элек. Анда Кадыйр Сибгатуллин үз шигырьләрен укый. Шул тасмадан Кадыйр Сибгатуллин тавышы яңгыратыла:
1942 елда Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында туганмын. Үзебезнең районның Олы Солтан урта мәктәбен тәмамладым. Техник училище бетереп, Казан заводларының кайберләрендә электротехник булып эшләп йөрдем. Хәзер Балык Бистәсендә «Октябрь юлы» газетасы хезмәткәре. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укыйм. Шигырь язуны газаплы бәхеткә тиңлим. Миңа бәхетнең шундые кирәк. Җир, галәм, үзем һәм тормыш турында уйлар тынгы бирми. Шуларны шигырьгә саласы, матур шигырь язасы килә. Менә-менә шуңа ирешермен кебек. Диктор тавышы: Кадыйр! Шигырьләреңне укып күрсәтерсең бәлки. Рәхим ит.
Кадыйр укый. «Кар яуганда»:
Инде җиргә күпме карлар яуган...
Барысы да шушы бер кышта.
Кара! Җиргә күпме карлар яуган...
Барысы да ап-ак, чип-чиста.
Карлар ява, безнең иңгә ява,
күтәрүе карны җиңел лә...
Кар яратсаң, яңгырын да күтәр, 
бозларын да күтәр, иренмә.
«Языгыз хатлар»:
Тормышта була якыннар, ятлар,
сагыш һәм кайгы торгалый сакта.
Якын итсәгез, языгыз хатлар,
еракта чакта, бер ялгыз чакта.
Иптәш күрсәгез, чынлап сөйсәгез, 
саран булмагыз җылы хисләргә.
Сөенсен әле бу да, дисәгез,
янда булыгыз ялгыз кичләрдә.
Языгыз хатлар, җылы нур салып,
бер хат язуы авыр түгел лә.
Языгыз хатлар ялкынга манып,
бер хат бәясе кыйммәт күңелгә.
Алмаз: Шагыйрьнең әле яп-яшь чагы. 1960 еллар азагы. 60 еллар дигәннән, бу чор безгә бик күп талантлы шагыйрьләр биргән, шагыйрьләрнең тулы бер буынын.
Нияз: Мин үзем шагыйрьләрне буыннарга бүлеп йөртүне бик үк өнәп бетермим. Бу хакта матбугатта да әйтеп чыкканым бар. Ләкин, бу әле билгеле бер еллардагы билгеле бер буындагы үзенчәлекне күрмәү, сизмәү дигән сүз түгел. Чыннан да, менә 60 еллар башында әдәбият мәйданына килгән, шул елларның демократик сулышын тоеп калган шагыйрьләр бик бәхетле. Аларның зур бәхете – максатлар уртаклыгын тою, рухи бердәмлекне тою.
Урынлымы-урынсызмы, шундый бер чагыштыру китерергә телим. Әйтик, патша галиҗәнәпләре үз указларына кул куйганда ничек дип башлаган әле, «мин» дип түгел бит, «без» дип башлаган. «Без, патша галиҗәнәпләре, фәлән-фәлән, фәлән-төгән». Бу бит патшаның үзен күплек санында әйтеп күрсәтүендә түгел, ә бәлки аның сүзе артында күпләр, бик күпләр торганлыгына ишарә. 60 нчы еллар шагыйрьләре иҗатында да мин әнә шундый бер төсмер күрәм. Гәрчә бик үзенчәлекле булсалар да, үзләренең шәхси «мин»нәре бик калку булса да, бу шагыйрьләр иҗатында «без» дигән сүзне еш очратырга була. Әйе, нәкъ менә «без» исеменнән, бик күпләр исеменнән әйтелгән сүз. Равил Фәйзуллинның «Гадиләргә гимн»ын алыгыз. Алыгыз Ринат Харис шигырьләрен. Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмов иҗатында да нәкъ менә шул ук «без» дигән тойгы тулып ята. Бердәмлекне тою, үз атыңда, үз янәшәңдә рухи фикердәшләрең, мәсләттәшләрең барлыгын тою бу. Моны тойган шагыйрьләр бәхетле. Кызганыч, бүгенге көндәге, бүгенге демократик рухтагы тормышта мин яшьрәк шагыйрьләрнең мондый үзенчәлекләрен таба алмыйм. Күрәсең, демократиянең монысы кыргый капитализм белән яраклашып шагыйрьләрне үз эчләренә бикләнергә мәҗбүр итте кебек.
Кадыйр Сибгатуллин иҗатында исә, әгәр игътибар итсәк, элек-электән әнә шул «без» дигән тойгының «мин» дигән тойгы белән үрелеп килүен күрербез.. Бу исә үз язмышында башкалар язмышын, башкалар язмышында үз язмышын тоюдан килә.
Без яратмый, җирдә кем яратсын,
чиге бармы матур хисләрнең?
Шашып сөя алсам, яшәп булыр,
мәхәббәтем сүнсә нишләрмен?!
– дип яза шагыйрь, йә булмаса:
Әкиятләрдә, романнарда ул без,
ул мин очам хыял атында.
Поэмалар әле язарбыз без
бөек яратулар хакында, 
– дип белдерә.
Игътибар иткәнсездер, аның шәхси «мин»е, һәрчак «без» дигән кодрәтле бер сүз белән үрелеп бара. Үз язмышын башкалар язмышы белән бәйләп гомумиләштерә белүе шагыйрьгә таяну ноктасын – инану алып килә. Әйдәгез, аның нәкъ менә «Язмыш» (китапларда «Юлда үскән арыш» - Х.Ф.Х. иск.) дигән бер шигырен укып үтик:
Серкәләнеп уйный кырда арыш…
Туган йортка әле кайтып барыш, 
бераз сагынып, бераз сагындырып, 
үрәчәдән аяк салындырып.
Гаярь атлар каты басып бара, 
тимер арба тирән эзләр сала…
Көпчәк үткәч, арыш торып кала, 
торып кала, ләкин, башы кара.
Юлда үскән башак шуңа дучар: 
дегет белән буяп уза күчәр.
Әллә буш син, әллә тулы җелек – 
арба күчәрендә җитә дегет.
Бергә-бергә бер келәттән чыккан, 
кайсы кырда, кайсы юлда шыткан; 
бусы юлга төшсен дип сайламый 
чәчкәндер лә кеше абайламый.
Орлык булып йөктә барасың да, 
ялгыш кына төшеп каласың да, 
интегәсең чиста башың белән
дегет сөртеп  көпчәк арасында.
Каныга бит мәрхәмәтсез язмыш: 
бер башакта ничә арба сагыш!
Серкәләнеп уйный шул ук арыш, 
дегет сөртеп тора шул ук арыш.
Бераз сагынып, бераз сагындырып, 
үрәчәдән аяк салындырып, 
кайтып барыш  төрле уйлар уйлап, 
арыш башын дегет белән буяп.
Алмаз: Нияз әфәнде, бу сөйләшү башында әйткән бер фикерең күңелгә уелып калды. Сез: «Чит ил товарлары белән бергә киноинтервенция, детектив әдәбият интервенциясе бара», – дип әйттегез. Бу күренеш, әгәр чыннан да бар икән, татар әдәбиятына һәм шигърияткә ничек тәэсир итәргә мөмкин? Безнең бит зур тарихы булган үз әдәбиятыбыз, бай шигъриятебез, олы исемнәргә лаек булган шагыйрьләребез бар. Менә бүген дә без шундый шагыйрьләрнең берсе турында сүз алып барабыз түгелме?
Нияз: Мин һич тә татар әдәбиятының, татар шигъриятенең дан-дәрәҗәсен киметеп күрсәтергә теләмим. Ләкин, чынбарлыкка да күз йомарга ярамый бит. Әйтик, элеккеге СССРда булган Киностудияләрнең яхшы фильмнары юк идеме? Ә соңгы вакытта, игътибар итсәгез, барлык кинотеатрларны чит ил фильмнары биләп алды. Мәскәүнең зур нәшриятлары тәрҗемә китаплары, көнбатыштан алынган детектив китаплар чыгару белән шөгыльләнә. Бу бит юкка гына түгел. Димәк, барысы да акчага, табып алуга корылган. Без дә шул юлдан бик теләп китә алыр идек. Ләкин, Мәскәүнең максаты белән татар халкының өмет-омтылышлары бу очракта һич кенә дә тәңгәл килә алмый. Йөзләгән нәшрияты, меңләгән газета-журналлары булган Мәскәү шулар нәтиҗәсендә инде тәмам маемлаган. Ә безгә әле югалтканны эзләп табарга, җуйганны барларга, калганны торгызырга, туфракка яңа бөртекләр салырга кирәк. Татар халкының үз хезмәт җимешен үзе хәл кылырга хакы булган кебек үк, үз интеллигенциясен булдырырга, үз зыялыларын булдырырга хакы бар. Чималны арзан хакка чит илгә чыгарып, әзер продуктны инде кыйммәт бәягә сатып алган кебек үк, без инде элек тә рухи азыкны гел читтән алып яшәдек. Чөнки үз зыялыларыбызга игътибар юк дәрәҗәсендә иде. Моның да сәбәпләре бар. Ә менә мөстәкыйльлек дип сүз йөрткән бер мәлдә бүген без чын зыялылар, интеллигенция вәкилләрен тудыру турында ныклап уйланырга тиеш. Шунсыз бернинди мөстәкыйльлек тә булмаячак. Ул Татарстан нәшриятында чыккан китаплар хәтта үзләренең тышкы кыяфәте белән генә дә интервенциягә каршы тора алмаячак. Әле моны аңлап бетермиләр. Әле моны язучы әдипләрнең бер кирелеге, тискәрелеге, үз сүзен сүз итәргә тырышулары дип кенә карыйлар. Ә шул ук вакытта шигъри әдәби мәйданда, китап продукциясе базарында әле шул интервенция белән бәйле хәлләр барган бер заманда, безнең көндәлек матбугатны чиле-пешле шигырьләр тутырды. Философ шагыйрьләр, һәр сүзне үз йөрәге аша үткәреп язган әдипләр, бер мәлгә тынып, уйланып калган, чорның сулышына колак салып тыңланган халыкка дөрес сүзне җиткерү хакына тукталып уйланган бер мәлдә, моңарчы кайдадыр күкрәк дәфтәренә җыр-такмак, истәлек язып йөргән яшьләр, шактый өлкән яшьтәге абзыйлар уянды. Боларга чорны аңлау да, халык каршында да, шигърият каршында да җаваплылык тою да кирәкми. Матбугат битенең киңәюеннән файдаланып, тизрәк үз язмаларын, «шигырьләрен» бастырып калырга омтылалар. Болар интервенция турында әле уйлана алмый. Болар әле әдәбият мәйданында үзләре дә бик кечкенә генә, әмма әрсез интервентлар. Базар дөньясына ясалма шигырь белән кереп булмаячагын болар әле тиз генә төшенмәячәк. Мин бу хакта ни өчен шулай сөйлим, чөнки беләм, әгәр дә бүген шигъри сүзгә таләп үзгәрмәсә, әгәр дә бүген әдәбиятка игътибар артмаса, әгәр дә Татарстан хөкүмәте әдәбият язмышы турында җитди итеп уйлана белмәсә, татар әдәбиятын котылгысыз упкын көтә. Бу һичшиксез шулай. Ике-өч язучы янына барып, аларның хәлен сорашып, сөйләшеп кайту ул әле, гомумән, татар әдәбияты язмышы турында кайгырту түгел. Әдәбиятка, сәнгатькә, шигърияткә җитди карарга вакыт. Күңелемдә әнә шундый авыр уйлар, әйтер идем, борчулы уйлар булганга күрә, Кадыйр Сибгатуллинның иҗаты Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән дигән сүзне ишеткәч, мин шатландым. Ниһаять, чын шигырьне аңларга вакыт. Безгә чын шигъриятне таный белергә, танырга өйрәнергә вакыт. Элек ярый ул, инде ярагандыр, элек кул селтәгәннәрдер, ярар, татарга ничек тә бер бит инде ул, дип әйткәннәрдер. Әгәр дә без дөнья базарына чыгабыз икән, әгәр дә без чит илләр белән аралашачакбыз икән, димәк, мал-туарларыбыз да, башка төр продукцияләребез дә, язган әсәрләребез дә дөнья базарында дан тотарлык дәрәҗәдә булырга тиеш.
Алмаз: Нияз әфәнде, без хәзер радио тыңлаучыларыбызга Кадыйр Сибгатуллинның берничә шигырен тәкъдим итәрбез. Ләкин, аныңчы сезгә бер сорау: Кадыйр Сибгатуллинның иҗатында иң зур үзенчәлек нәрсәдә?
Нияз: Аның үзенчәлеге нәкъ менә шунда – үзенчәлектә һәм дә эчкерсезлектә.
(Сәхифә азагында Кадыйр Сибгатуллинның үз тавышы белән укыган «Дога», «Аяк тая» дигән шигырьләре яңгырый).
Нияз АКМАЛ белән әңгәмә.
Мөхәррире Алмаз МӨХӘММӘДИ. Режиссеры Фәрит ҖӘЛӘЙ. Тавыш операторы Эльвира ЗАРИФ.
1993 ел, 10 апрель. Казан. Татарстан радиосы.

Hosted by uCoz