Кадыйр Сибгат схифәсе

ИМАНГА КАЙТУ

1993 ел, 25 сентябрь. Казан. Телевидение.

(шагыйрь уйланулары)

Уйландыра торган замана. Күңеле, җаны булган кеше бүген тыныч кына яши алмый. Кешеләрнең тормышка ышанычы какшаган еллар бу. Соңгы вакытларда күңел аеруча тынгысыз. Сәбәпләре артык күп шул. Вакыт үткән саен алар арта гына тора. Инде мөстәкыйль дәүләтебез дә аякка басып бара кебек. Ул мөстәкыйльлек тә әлегә кыл өстендә. Мәскәү әле кулын якабыздан алмаган.
Тирә-ягыбызда тугандаш дәүләтләр канга батып сугыша. Халыклар арасында бер-беренә ихтирам кимеде. Андый чакта бер Татарстан гына бәйсез Һәм бәхетле була аламы? Телебез дә, динебез дә акрынлык белән тернәкләнә. Илдәге тәртипсезлек, иҗат иреге җитмәү кешенең җанын, рухын, иманын сыегайта. Аллага шөкер, терелеп киләбез бугай дип, бер яктан, сөенәбез. Ә икенче яктан, күңелдә шик туа. Чөнки кайчандыр дөньяга танылган атаклы Болгарыбыз да таркалган. Казан ханлыклары җимерелгән.
Татар дәүләтенең бүгенге җире-суы җәйрәп ята. Урман-кырларына карап хәйран каласың. Матди һәм рухи байлыклары да күп илләр көнләшерлек. Без бу дәүләтне саклый алырбызмы? Ә аны саклау гына түгел, әле үстерәсе, ныгытасы да бар бит. Халкыбызның рухы, җаны турында уйларга кирәк. Тормышыбызда имансызлык, рухи ярлылык җитәрлек әле. Иманыбызны ныгытып, аны киләчәк буынга тапшыра алырбызмы? Нинди киләчәк көтә безне? Миңа шушы уйлар тынгы бирми, шушы сораулар борчый бүген.
Әйе, елгаларда, елга ярларында тормыш кайнап торган. Урманнары, күлләре, болын-кырлары, терлек-туарлары белән дистәләгән, йөзләгән авыллар җәйрәп яткандыр. Тора-бара елга буйларында үзләренең төзелеше, архитектурасы, төрле көнкүреш корылмалары белән безне бүген дә гаҗәпләндергән дистәләгән шәһәрләр күтәрелгән. Елгалар бүгенгедәй яшәгән, халык яшәгән. Ә безнең бабаларыбыз шушы елгалар аша Азия белән Аурупаны тоташтырып, ике як белән дустанә, эшлекле элемтәдә булганнар. Халкыбызга Ислам дине дә шушы елгалар аша кергән бит.
Бүгенге көнебез фонында Идел һәм Чулманга карап, узган елларның, чорларның сурәтләрен шәйләргә мөмкин. Сулар-елгалар кешелек тарихының иң ышанычлы шаһитларыдыр. Алар беркайчан да тарихны яшермиләр. Иртәме-соңмы аны халыкның үзенә кайтаралар. Татарстанның бу бөек елгаларында әле без белмәгән, өйрәнмәгән күпме серләр, күпме хакыйкать ята. Ачык күңелең, якты җаның белән мөрәҗәгать итсәң, ул елгалар, аларның ярлары сиңа барысын да ачып бирәчәк. Бу ярларда беркайчан тормыш тукталмаган. Халык көндәлек мәшәкатьләре белән гомер иткән. Картлар китә торган, балалар туа торганнар. Яшьләр яратышып өйләнешкәннәр. Нәселләр дәвам иткән.
Идел, Чулман ярлары бер төсле түгел. Бер карасаң, мәһабәт урманнары, яшел таулары белән күңелне тартып торган матур ярлар күрәсең, икенче караганда, пычрак ярлар күзгә ташлана. Анда авыллар да ямьсез. Тирә-як чүп-чар белән, җимерек, иске баржаларның үле гәүдәләре белән тулган. Сулар ямьсез. Аста череп яткан сал бүрәнәләреннән әшәке тарала. Түбән Кама химия комбинаты ерактан ук җанны өркетеп тора. Андагы агулар диңгезләрне үтерергә дә җитәрлектер. Берүк безнең елгаларыбызга эләгә күрмәсен иде.
Чулман ярлары тарих китабы кебек. Анда борынгы заманнарыбыз да, бүгенге көнебез дә ачык язылган. Бер яктан Алабуганың өч гөмбәзле мәһабәт чиркәве ялтырап күренә, каршыда, әнә, «Шайтан шәһәрчеге» – «Чертово городище». Аңа урыслар шундый исем кушкан. Асылда ул элекке Әл-Болгария. Алабуга шәһәре аның калдыгы. Ә Алабуганың әмигъ чиркәүләре шушы болгар ташларыннан төзелгән бит. Ул Әл-Болгарияне заманында Чулман елгасы буйлап угрылыкта йөрүчеләр яулап алган. Шәһәр кадәр шәһәрдән җимерек манара гына калган.
Идел ага. Чулман ага. Ярлар матур. Хозур. Ләкин, нидер җитми, күңелне ниндидер сагыш тырный. Бу ярларда татар авыллары күрмәссең. Алар Казан алынганнан соң бетерелә. Бу елгалар буенда яшәү ул вакытта татарларга тыела. Алар урманнарга кереп яңа авыллар салырга, яңа тормыш тергезергә мәҗбүр булалар. Яр буйларында урыс авыллары, чиркәүләр торып кала. Бу хәл урыс халкына нәрсә биргән соң? Татарларны куып алар нәрсәгә ирешкән? Бүген карап баксак, елга буйларында без җимерек чиркәүләр, төрле хәрабәләр күрәбез.
Нишләтәсең, тарих аяусыз. Ә тарихны кеше тудыра. Кызганычка каршы, җирдә кеше үзе төзи, үзе үк җимерә дә бара.
Киләбез дә... Карап уйланабыз...
Бу ташларның нишләп сүзе юк?
Капкалар да ачык, ишекләр дә...
Нишләп әле хуҗа үзе юк?
Музейларда нинди хуҗа булсын?
Булмаганны исән йортында...
Болгар нигезләре ни сөйләсен?
Тыңлаучылар бүген йокыда...
Көннәр аяз, күкләр зәңгәр, биек...
Сулар тыныч ага Болгарда.
Төрле уйлар килә бүген моннан
киләчәккә карап торганда...
Шушы хәрабәләр булганда...
Болгар дәүләтләре башка халыкларның канын коймаганнар. Яшәү максаты сугыш түгел, төзү, иҗат итү булган. Әмма үзләренә әледән-әле дошман яуларына каршы торырга туры килгән. Монголларның беренче һөҗүме дә, соңрак Бату ханның, Булак Тимернең күпсанлы гаскәрләр белән ябырылулары да эзсез калмаган шул. Инде шактый зәгыйфьләнгән дәүләтне тар-мар итү Федор Пестрыйга бик үк кыен булмагандыр.
Үлчәм – күчәр башы. Биек булса,
тигезләгән – башны кылыч алган.
Белгән залим, болгар баласында
атасының җаны, аңы калган.
Бишектәген сугышчысы иткән –
безгә төбәп шунда мылтык корган.
Киләчәккә җәллад әзерләгән –
Илен, җирен, Телен оныттырган.
Көчләп таккан динен – кяфер иткән, –
кереп киткән халык бәгыренә.
Аскан, кискән – тере халык беткән, –
төшеп җиткән аның каберенә.
Кабер ташын – Болгар һәйкәлләрен
йолкып үлгәннәрнең күкрәгеннән,
канга манып, чиркәү ташы иткән,
сөякләрне сытып күтәрелгән.
Без басып торган бу изге урын Болгар иленең бәләкәй бер ноктасы гына. Табылган, ачыла башлаган мавзолейлар... Ә ачылмаганнары әле күпмедер? Барысы да җир астында. Бөтен Болгар иле әле җир астында. Шәһәр дә, Ага базар да шунда.
Елгалар шул ук, сулары бүтән. Җиребез шул ук, Болгары бүтән. Шушы хәрабәләргә карап ничек күңелләр тулмасын да, җанны сагыш сармасын? Кайда сез, кодрәтле, бөтен дөньяга күренекле урын тоткан дәүләтнең ханнары? Кайда син, Бөек Болгар иленең атаклы галиме, язучысы Сөләйман ибн Даут? Кайда син, Бөек Болгарның бөек шагыйре Кол Гали? Кайда сез, бу бөек дәүләтнең йөзләгән атаклы гыйлем ияләре, осталары, зыялылары? Шушы Болгар хәрабәләре сезнең каберме? Безнекеме?
Безне Бөек Болгар дәүләте язмышына дучар итә күрмәсен. Әле хәзер дә, мең елдан соң да, болгар бабаларыбыз, бик еракта калган олуг дәүләтебез искә төшсә, ул хәрабәләрне күрсәк, йөрәк әрни, җаннар тетри. Нинди бөек культура харап булган бит. Үзебезнеке дә кыйммәт. Нинди генә халыкныкы булмасын, һәрбер культура безгә кыйммәт. Кайсы гына югалса да, кызганыч. Чөнки башка культуралар исән булганда гына синеке үсә, чәчәк ата ала. Кызганычка каршы, бүген дә күп милләтләрнең меңәр ел буе тудырылган культуралары җимерелә. Әрмән, азәрбайҗан, серб, грузин, таҗик халыклары нәрсәдә гаепле? Аларның тарихы, культурасы кемгә комачаулый соң? Эш халыкта түгел, әлбәттә. Үз культурасын да, башка милләтнекен дә хөрмәт итмәгән, аңламаган, бары тик власть турында гына хыялланган бер төркем вандалларның ихтыяҗы бу. Нишләп алай соң? Үз-үзенә кеше бу сорауны бирмәскә мөмкин түгел. Җавабын да белә. Ә үткәннәргә карап, беткән, Җир йөзеннән киткән дәүләтләрнең язмышы турында уйлап, гыйбрәт алмый. Болгарыбызга карап, күңелгә тагын бер борчулы уй килә. Болгар, Казан ханлыклары җимерелүдә милләтнең таркаулыгы, кирәк чакта бер йодрык булып туплана алмавы да сәбәп булгандыр. Чыгышыбызны белергә, йөрәк белән тоярга кирәк. Шул чакта киләчәккә дә өмет артыр. Болгар дәүләте дә киләчәккә өмет белән караган бит, яшәү турында кайгырткан. Шуңа күрә дистәләгән чакрымнарга сузылган биек туфрак вал да безне гаҗәпләндерми. Бу җирдә әле хәзер дә кылыч чыңлаулары, ат кешнәүләре, тояк тавышлары ишетелә сыман...
Болгар дәүләте һәрвакыт матур тормыш төзү турында кайгырткан. Андый дәүләтнең дошманнары да табыла тора. Кара Палата да шул хакта сөйли. Монда килеп кергәч, ирексездән, йөрәк кысыла. Хан hәм аның гаиләсе Булак Тимер hөҗүме вакытында шушында яндырып үтерелә. Ханның кече кызы исә яна торган палата гөмбәзенә чыгып утыра һәм... күккә аша. Легенда шулай ди. Ә мин легендаларга күбрәк ышанам.
Төзү Һәм җимерү. Юк, ничә гасырлар яшәп тә, кеше бер гади хакыйкатькә Һаман төшенә алмый. Бүтән халыкларны бетерү, бүтән культураларны юк итү бәрабәренә үзеңнекен төзеп булмый.
Халыкларның, мәчет, чиркәүләрнең, диннәрнең дә гомерләре шушы учак кебек, күрәсең. Алар кабына да сүнә, кабына да сүнә. Ләкин шунысы да бар – алар юкка чыкмый. Ничәмә-ничә гасыр гомер үткән... Ә Болгар исән. Безнең күңелдә. Яши. Димәк, учагыбыз сүнмәгән! Ай, йолдызлар. Алар мәчетләр, шәһәрләр җимерелгән дип тормыйлар. Һәр төндә Җирне яктырта киләләр. Минем дә бүген үзебезнең ерак тарихыбызга җаным, күңелем белән тирәнрәк үтеп керәсем, болгар бабаларыбыз белән якынаясым, сөйләшәсем килә. Бу миңа кыен түгел, чөнки халкыбызда болгар нәселенең рухы сакланган, бөек халыкның иманы калган. Мең елдан соң да ул исән. Аны югалтмаска гына иде.
Болгарда Ага базарын эзләгәндә: ул менә шушында инде, диләр, суга төртеп күрсәтәләр. Сулар, сулар... Алар Ходай Тәгалә яратканча агарга тиеш бит, югыйсә. Бернәрсә дә Җирдә артык вә ким итеп яратылмаган. Нәрсәнедер бетерергә кешенең хакы юк. Бу – гөнаһ. Ул аңа каргыш булып кайта. Болгары гына түгел, Татар иленең йөзләгән авыллары, зиратлары су астында калды. Анда безнең үткәнебез, тарихыбыз, бүгенге көнебез, киләчәгебез ята. Ә елгалар ага да ага. Татарстанның Иделе, Чулманы – туган җиребезнең мәңгелек тарихы. Алар безгә күп нәрсәләр сөйли алалар. Шунысын да онытырга ярамый, бу елгаларыбыз суында гасырлар буе халкыбызның күз яше, каны аккан. Бөек Болгарыбызга борылып каравыбыз да юкка гына түгел... Иң элек безгә әнә шул мең ел элек булган биеклегебезгә җитәргә кирәктер.
Агымсулар ага...
Карап торам ярдан.
Су буйларын – камыш,
мине сагыш сарган.
Елга борылмалы, – 
бәрелеп-сугылып ага.
Язмышлары шулай – 
ярдан-ярга кага.
Агар яңа сулар...
Үтәр көннәр, айлар...
Басып торыр Һаман,
Һаман шушы ярлар.
Чишмәсе булса – халык бетми. Чишмәсе булса, халыкның иманы да була. Бар әле безнең чишмәләребез, бар. Саф сулары белән челтерәп торалар.
Чишмәләр тора чакырып,
чишмәләр дәшә кайчак.
Чишмәләр эзләп китәбез,
тормыштан бераз арсак.
Без чишмәләребезгә изге итеп, хөрмәт белән карарга күнеккән. Биләр җиренең изге чишмәсеннән халык өзелми. Ерак юлларны якын итеп, аның суы белән бит-кулларны юып китәргә дип, әллә кайлардан киләләр бирегә. Чишмәләребез корымас. Халкыбызның әле эчәр суы, табыныр иманы бар. Киләчәктә дә шуннан аермасын. Иманлы халык югалмый. Әйе, халыкка иман кирәк. Ерак үткәннәргә карарга кирәк. Хак Тәгалә алдында без үзебез дә гөнаһлы шул. Әле кайчан гына авыл саен мәчетләрнең Аена богау салып, манараларын аударып бетердек. Дошман мәкерле. Ул гөнаһны үз кулы белән кылмады, безнең үзебезне мәҗбүр итте. Коткыга бирелдек, үз динебезне үзебез хурладык. Ходай каргагандыр, шуннан соң милләтебез бөтенләй тез чүкте, иманга сукыр-саңгырау булып калды. Ярлыкасын Ходай гөнаһыбызны.
Мөстәкыйль Татарстан үзенең чыгышын онытмый. Караган, юнәлгән кыйбласы да билгеле. Без бүген генә туган халык түгел. Кызганыч, әлбәттә, язмыш шулай тарткалап-йолыккалап буыннарны өзгәләп ташламаса, без бүген дөнья сокланырлык дәүләт булыр идек. Без үлә-үлә тордык. Кырыкмаса-кырык тапкыр киселгән башларыбызны күтәрдек. Әйе, мәчетләр салабыз. Чаллыда төзелә башлаган җиде манаралы мәһабәт Җәмигъ мәчетенең дә ишекләрен ачар көнебез ерак түгелдер. Мәчетләр күп афәтләр күргән халкыбызга җан терәге булсыннар, башын югарырак күтәрергә, үткәненә Һәм киләчәгенә горур карарга ярдәм итсеннәр, үзебезнең чын Һәм хак иманыбызга әйләнеп кайтырга булышсыннар. Дәүләтебездә кан коелмасын. Мәчетләребез халыкны тыныч тормышка рухландырсын. Башка милләтләр, бүтән диннәр белән тату яшәргә өйрәтсеннәр, рухыбызның, җаныбызның чисталыгы хакында кайгыртсыннар. Иманыбыз исән. Аңа хыянәт итмичә генә яшәргә язса иде Хак Тәгалә.
Билләрен турайтып, башын горур тотып, мәчеткә таба салмак кына атлаган карт-карчыкларга карап сокланмый мөмкин түгел. Алар гомер буе Аллаһы Тәгаләгә инандылар. Аны күңелләрендә сакладылар. Барып тезләнергә мәчетләре генә булмады. Бүген уянып, җилкенеп киттеләр. Алар мәңгелек түгел. Китәрләр. Алардан соң бу мәчетләребезгә кемнәр керер? Буыннар өзелеп калмасмы? Без яшьләребезгә үз вакытында, бүген үк иман сеңдерә алырбызмы? Бу – безнең изге бурычыбыз.
Дөньялыкның кырыс кануннары:
канатларны безнең каермакчы.
Иң заруры –
илгә Иман кирәк!
Изге Иманыңнан аермачы.
Бүгенге көнебезнең язмышы өлкәннәр кулында булса, киләчәгебез – балаларда. Халкыбызга хас булган күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләребезне аларның күңеленә сеңдерә алырбызмы? Иң мөҺим кайгыртуыбыз бүген шушы кайгырту булса икән. Милли гимназияләребезнең, мәдрәсәләребезнең, мәчетләребезнең, ата-ананың иң зарур бурычы шушыдыр. Бала күңеленә изгелек, миҺербанлык орлыклары гына төшсен иде. Ул чакта балаларыбыз иманлы булып үсәрләр, иманлы булып яшәрләр.
Халкыбыз әкренләп билен турайта бара, тамырларда болгар каны, җаныбызда болгар рухы уяна. Күп гасырлардан килгән культурабызны барлап, аны тагын да үстерү турында кайгыртасы бар. Мәчетләребезгә дә, динебезгә дә игътибарлы булу зарур бүген. Мәгърур Һәм Бөек Болгар нәселе үзенең иманына хыянәт итә алмый.

Шагыйрь Кадыйр СИБГАТУЛЛИН
Режиссер Нәфис ГАФИЕВ
Директор Тәбрис ГЫЙМАЛЕТДИНОВ
Тапшыруның мөхәррире Индус СИРМАТОВ

Hosted by uCoz